Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Яшәешемдәге бар әйбер кара төскә керде" (булган хәл)

    Әбием эндәшми. Йөзе үзгәреп, караңгыланып китте. Авыр сулап, ялганы тотылганга читенсенепме, акрын гына сүз башлады.

    Юл йөргәндә кызык әңгәмәдәшләргә еш тап буласың. Кайберләре кайгыларын сөйләп эчләрен бушата, икенчеләре кызыклы хәлләр сөйли. Шуларның икесен язып үтим әле.

    ...Казан вокзалында Кукмара ягына кайтучы кичке электричка көтәм. Яныма бер әби килеп утырды. Чиста киенгән, яулыгын саф татарча бәйләгән.

    -Әби, кич-кырын кая барасы иттең? Соңга калып чыккансың, дим.

    -И-и кызым, Чыпчыкка кайтам, Чыпчыкка. 

    Чепчуги станциясе була инде бу.

    -Әби, мин дә шул якка, сине шул станциядә төшереп калдырырмын, - дим.

    Әбием эндәшми. Йөзе үзгәреп, караңгыланып китте. Авыр сулап, ялганы тотылганга читенсенепме, акрын гына сүз башлады.

    -Кызым, беркая да кайтмыйм мин. Вокзалда төн үткәрәм. Малаем бар. Әйе, ялгыз үстердем, укытып кеше итем. Әйбәт иде. Ләкин өйләнгәч үзгәрде. Киленем шундыйрак булып чыкты. Алар өйдә булганда, мин өйдә тора алмыйм. Алар эштән кайткач, өйдән чыгып китәм, эшкә китсәләр өемә кайтам. Көн дә шулай кабатлана. 

    Әби, мин әйтәм, бәлки гаеп үзеңдә дә бардыр, төптән уйлап кара әле, дим.

    -Белмим инде, кызым, әйбәт булырга тырышам, барыбер барып чыкмый. 
    Әби белән саубуллашып электричкага утырдым. Юлда шуңа охшаш очрашулар еш була. Берчак Вятка Аланына автобус белән барышым. Янымда бер ханым утыра. Үзе әйтүенчә, 75 яшь, ләкин яшь күренә, таушалмаган. 

    -Апа, бер дә Кукмарада күргәнем юк, сез кайсы яктан, - дим.

    Реклама

    Апаем сөйләп китте:

    -Сеңлем, мин Кукмара кызы. Яшь чагымда, бәхет һәм акчалы эш эзләп, Чиләбе якларына чыгып киттем. Анда эшкә урнашып, әйбәт кенә акча эшли башладым. Бер егет белән танышып, аңа кияүгә чыгып, уртак тормыш кордык. Ирем мине икенче шәһәрдә яшәп ятучы энесенең гаиләсе белән таныштырырга теләде. Без шунда киттек. Шәһәргә килеп җитеп, аларның бусагасын атлап керүгә, бер ханым каршы алды. Мин күзләремне зур ачып, колачымны җәеп, ул ханымның муенына сарылдым. Без шактый аерыла алмыйча тордык. Иптәшләребез аптырап карап торалар. Дөнья бит ул түгәрәк. Тау белән тау гына очрашмый. Иремнең энесенең хатыны да Кукмара кызы, минем танышым булып чыкты. Без ул кыз белән Кукмарада Ленин бакчасына танцыга йөри идек. Сөйләшеп, сүзләребез бетмәде. Уртак танышларыбыз күп иде. Аларның хәлләре турында сөйләштек. Кызыклы очрашу бит, әйеме! Әйе, еллар үтте. Бер-бер артлы ике бала туды. Яраткан ирем, яраткан эшем бар иде, бик бәхетле яшәдек.

    Ләкин 45 яшемә җиткәч, ирем үлеп китте. Аяз көнне яшен суккандай булды. Ашавымның тәме, тормышымның яме бетте. Яшәешемдәге бар әйбер кара төскә керде. Ләкин яшәргә кирәк. Үз-үземне кулга алдым. Салкын туфрак суыта дисәләр дә, суытмады. Аны сагынып газапланган көннәрем, йокламаган төннәрем күп булды. Әмма тормыш дәвам итте.

    Балаларым гаилә корып, үз көннәрен үзләре күрә башладылар. Көннәрнең берендә, мине эшемдәге директор үз янына чакырып алды. "Сиңа Нальчикка шифаханәгә юллама бирәм. Ял итеп кайт", - ди. Мин ризалаштым. Кирәк-ярагымны җыйнап, юлга чыктым. Нальчикка барып җиттем. Шифаханә бик ошады. Нинди генә дәва алырга барсам да, урамга чыксам да, үземә бер караш төбәлә иде. Бер бабай карашы. Беркөнне ул сүз башлады. "Килгәннән бирле сезне күзәтәм. Миңа бик ошадыгыз, - ди. Оялып киттем. - Мин хатыннан уңмадым. Аерылыштык", - диде. Ул да ялгыз, мин дә ялгыз булып чыктык. Мине үзе белән бергә яшәргә өнди башлады. Сөйләшеп йөри торгач, санаулы көннәр үтеп тә китте. Кайтыр вакыт җитте". Кайсы якка кайтасыз?" - дим. "Вятка Аланына", - ди.

    Ә минем отпуск бетмәгән, мин Кукмарага туганнарымның хәлен белергә кайтам, ә аннан соң Чиләбегә китәсе.

    Шулай итеп, икебез дә бер якка, туган якка юл алдык. Адреслар алыштык. Ныклап уйла, мин сине барып алам дип, ул Поляныга китте, мин Кукмарада төшеп калдым.

    Хатлар алыштык, ул хат саен мине үз янына чакыра иде. Балаларның үз тормышлары. Алар белән киңәшләшеп, аларның ризалыгын алып, мин Поляныга кайтып киттем. Аның язган адресы буенча эзләп табып, ишек шакыдым. 2 бүлмәле фатир. Кухняда бер өстәл, йокы бүлмәсендә 1 карават. Бүтән бер нәрсә дә юк. Барлык әйберсен гаиләсенә калдырып, икенче фатир алган икән. Менә шулай яши башладык. Матур тормыш иттек. Ә хәзер үзем генә калдым. Ул вафат булды. 18 ел бергә яшәдек. Әйбәт кеше иде.

    -Яратып яшәдеңме соң? - дип сорыйм.

    -Беренче иремне яраткан кебек үк ярата алмадым, ләкин бик хөрмәт итеп яшәдем. Ул мине яңадан туган ягыма кайтарды. Туган якның һавалары да икенче, җилләре дә ягымлы. Инде менә ялгыз гына яшәргә калды. Аның беренче хатынының кызы килеп хәлемне белә. Сөт, май китереп тора. Үзем дә аңа ярдәм иткәлим. Ә фатирны кызы исеменә яздырды. Үлгәнче шунда яшәрмен инде. Менә, кызым, дөнья шулай түгәрәк ул.

    Кукмара-Чиләбе, Нальчик-Вятка Аланы минем бәхетле яшәешем һәм ялгызлык маршрутым булды.

    Әби мине үзенә кунакка чакырып, завод янында төшеп калды. Мин аңа бәхетле картлык теләп, кабат очрашырга насыйп булсын, дип саубуллаштым.

    Рәфилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: