Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Янына хәл белергә кеше килми, шалтыратып та хәл сораучы юк" (булган хәл)

    "Мин, мин сезне үлемнән алып калдым бит, апа..."

    Хастаханә ярым буш. Реанимация бүлегендә генә 50 яшьләр тирәсендәге хатын ята. Сулышы авыр, ишетелми диярлек. "Пип-пип" дип кычкыручы аппарат кына аның исән икәнлеген белгертеп тора. Күзләре ачык, каядыр өскә түшәмгә төбәлгәннәр. Хәтта түшәмгә дә түгел бугай, әллә ничә кат стена аша үтеп, күккә караган сыман алар. Өстендә - иске генә бер халат, яулыгы шуып төшеп, баш астында калган. Инде агарып бетә язган чәчләре тузгыганнар. Күзләре пыяла кебек, җансыз, нурсыз, эчкә батып торалар. Кайвакыт бөртек-бөртек күз яшьләре бите буйлап агып төшә. Тынлык бу хатын тирәсендә. Тик шомлы тынлык. Йөрәгендәге авырлык тышка ук бәреп чыгар сыман. Янына хәл белергә кеше килми, шалтыратып та хәл сораучы юк. Шәфкать туташлары да озак тормыйлар бу авыру янында, уколын кадап, даруын эчерәләр дә чыгып китәләр.

    Кояш инде күптән баеган. Сәгать 6 тулып бара. Берәүләрнең сменасы бетеп, аларны алмаштыра торган вакыт. Тынып торган хастаханә коридоры берникадәр җанланып китте. Яңа сменага килгән яшь кенә шәфкать туташы, тиз генә өс киемен алмаштырып, реанимация бүлегенә юнәлде. Керә-керешкә сөйләнә-сөйләнә керде:

    -Ай, апа... суык бит монда. Кая, капельницагызны алмаштырыйм әле. Хәзер әйтермен Шамил абыйга, җылылыкны кара дип, тыңламыйча калмас. Утны сүндерәсе булса, әйт яме, апа.

    Артык күп сөйләшмәде Наилә. Йөрәгендә ниндидер авырлык сизеп, тиз генә система куйды да чыгып китте. Үз бүлмәләренә кереп, китапка чумды. Кызык иде аның китабы, тик ни өчендер уе гел шул хатын турында булды аның. Бер ноктага төбәлгән күзләре, уе белән ул һаман шул хатынны күздән үткәрде. Күпмедер вакыт шулай утырганнан соң, ул кабат авыру янына керде. Системаның даруы бетеп килә иде инде. Яңадан авыру хатын янына утырды Наилә, авыруның салкын кулларын тотты. Кысып-кысып кочаклыйсы килә иде аның бу хатынны. Кыз авыр сулап куйды да, сөйләвен дәвам итте:

    -Берничә көннән палатага күчерербез инде сезне, апа. Әзрәк рәтләнсәгез... Әле Расим Саматович чираттагы ялда, чакырган идек, үзенең әнисе авырып тора, шуның белән утыра икән... Яхшы табиб ул, гомумән, әйбәт кеше, борчылмагыз, сезне дә аякка бастырыр. Наилә исемле мин, апа...

    Җавап ишетелмәде, авыру эндәшмәде. Наилә аның янындагы урындыкка барып утырды. Күпмедер вакыт тын калып, аны күзәтте, аннан тәрәзә янына барып, күккә бакты. Инде бу апаны күптән белгән сыман сүз катты:

    -Беләм, апа, ниндидер бик авыр кайгы килгән сезгә. Мондый очракта медицина булыша алмый... Хәтта психологлар да көчсез, андый вакытта кеше үзе көрәшмәсә, таянырдай нокта тапмаса, югала ул кеше. Мин шуны гына әйтә алам. Үземнең дә башымнан андый хәл кичкәне бар. Белмим, ничек чыкканмындыр, бәлки, терәгем нык булгангадыр. Мәхәббәт, сөю, ярату нык булгангадыр. Мәхәббәт, сөю, ярату нык булышты миңа. Әнием үлде бер ел элек. Көтмәгәндә китеп барды. Медик булсам да, ярдәм итә алмадым шул, шунысы йөрәгемне бик телгәли.

    Авыр булып китте Наиләгә, күзендә берәм-берәм яшь бөртекләре күренде.

    -Сезнең кайгыгыз моннан авыррактыр, апа, мондый ук хәлгә төшкәч. Минем күңелемә бик якын булып кереп урнаштыгыз бит әле сез, апа. Әниемә охшагансыз бит сез минем. Аның да күзләре сезнеке кебек зәңгәр иде, чәчләре яшь чакта шомырт кара иделәр, ә соңыннан бер генә бөртек тә кара чәч таба алмадым аның толымнарында. Бик чибәр булгансыздыр сез дә яшь чакта. Эх, апа, сөйләшсәгез иде сез... ә!

    Авыру апа сөйләшмәде, эндәшмәде. Исәнлек билгесе дә сизелер-сизелмәс кенә иде анда. Наилә, күңелендә яшеренеп яткан, тышка чыгарга омтылган хисләрен, серләрен иң якын кешесенә белдергәндәй сөйләвен дәвам итте:

    -Әнкәй минем үзе бу яклардан түгел. Бабам гомере буе Себер якларында торып, шунда үлеп тә китте. Шиһап иде аның исеме. Бик күп сөйләде бабам үзләренең тарихын. Ул заманнарда байларны Себергә сөргәннәр. Бу шаукымга алар да эләккән, ә Сәфәргали бабамны авылда ук үтергәннәр, бәлки, бик тырыш, булдыклы булганга, Себердә дә баеп китәр дип курыкканнардыр. Шиһап бабамны, 3 туганын, әниләрен Себергә озатканнар. Шунда торып та калганнар алар. Әнием тормышлар рәтләнгәч кенә кайткан бу якларга. Әтиемә тормышка чыккан, уртак мәхәббәт җимешләре - мин туганмын...

    Наилә кесәсеннән кечкенә генә фотосурәт алып бик озак вакытлар сүзсез карап торды да, бүлмәдән чыгып китте. Тынлык урнашты. Тәрәзәдән беренче йолдызлар күренде, юка тәрәзә пыяласы аша бүлмәгә салкынча һава йөгерде. Һава агымы да, сөйләшми торган бу хатынны сөйләштерергә теләгәндәй, аның янында бөтерелде, тик юкка. Теләгенә ирешә алмагач, идән ярыклары арасына төшеп юк булды. Вакыт санап, "келт-келт" йөрүче сәгать тавышы гына яңгырый иде тын һәм буш бүлмәдә.

    Төн тыныч үтте. Иртән операциягә авыру алып килделәр. Хастаханә җанланды. Табиблар һәм шәфкать туташлары хәрәкәте ниндидер бер җанлылык кертеп җибәрде. Реанимациядә ятучы апа янына да еш-еш кереп чыктылар. Шәфкать туташлары бүлмәсендә сөйләшү һаман шул апа турында булды. Аеруча Наилә бирелеп сөйләде аның турында.

    Реклама

    -Жәллим мин ул апаны, инде дүртенче көн шулай ята бит. Хәлен белүче дә юк...

    -Кешесе булмагач, кем белсен инде аның хәлен?!

    -Кеме булса да булырга тиештер бит инде аның, Әлфия?

    -Юк, шул җаным, юк... Әле Расим Саматович беркөнне әйткән иде. Әрки авылыннан китерделәр бит ул апаны, ә Расим Саматовичның анда танышлары бар икән.

    -Ни ди инде?

    -Бер кешесе юк, ди... Абыйлары булган, үлеп беткәннәр, ире үлгән, малае үз-үзенә кул салган. Бер абыйсының балалары булмаган, ди, бугай, икенчесенеке юл һәлакәтенә очрап вафат булган. Сеңелесе дә булган, анысы хәбәрсез югалган бугай. Бар бит шундый бәхетсез кешеләр дөньяда.

    Наиләнең бите буйлап күз яшьләре тыелгысыз акты да акты. Күз яшьләрен кул аркасы белән генә сөртеп, тәрәзә янына килде. Ә тышта күңелле, ак кар ява иде анда. Ак бәхетләр юрап ява иде ул. Вакыт-вакыт исеп куйган кырыс җил генә алып китеп бара шул бәхетләрне. Иксез-чиксез кырлар аша йөгерә салкын кышкы җил, җиргә яңа катлам булып яткан карны күтәреп ала да, бөтенләй чит-ят җирләргә, бер белмәгән якларга илтеп ата. Менә хәзер дә тәрәзәгә әллә кайлардан, чит җирләрдән очып килгән кар бөртекләре бәрелеп, җиргә явалар иде. Наилә көне буе уйларына бирелеп, шул кар бөртекләрен күзәтте. Күңеленә тынычлык бирәләр, уйларны әллә кайларга, туган җирләренә, әнкәсе, сөйгән яры, еракта калган балачагына илтә алар.

    Көн караңгылана башлап, буран тынгач, авыр сулап кына куйды да, бүлмәдән чыгып, коридор буенча авырулар янына юнәлде Наилә. Регистратура каршындагы көзгегә күз салды, чәчләрен рәтләгән кебек итте дә, елмаеп, реанимация бүлегенең ишегенә кулын сузды. Салкын, шомлы иде ишек тоткасы. Күңеле белән нидер сизенгәндәй, тиз генә ишекне ачты да, атылып диярлек бүлмәгә керде.

    Авыруның йөрәк тибеше сизелер-сизелмәс кенә. Сулыш алганы да беленми. Наилә йөгереп, аның янына килде, бар көченә аны уятырга тырышты. Ярдәм сорап, табибларга эндәшеп карады, тик табибларның эш сменасы бетеп, алар таралышкан иде инде. Кабалана-кабалана медикаментлар алды да, берничә кубик адреналинны шприцка җыеп, җаны чыгып килүче авыру хатынга кадады. Наиләнең күзе зәңгәр экранда иде. Ниндидер сәер хис, җаныңа якын кешене югалту хисе иде аның йөрәгендә. Нәкъ шушы хисне ул әнисен югалтканда тойган иде, һәм менә тагын шул хис. Секундлар минут булып тоелды аңа. Инде ярдәм итәргә мөмкинлеге юклыгын сизеп, ачыргаланып еларга кереште. Һәм менә... могҗиза. Авыру хатынның йөрәге үз хәленә кайта башлады. Чыгып баручы җан яңадан тәнгә, гәүдәгә беректе. Йөрәген биләп алган ниндидер шатлык катыш аптырау хисе белән ул авыруның битенә тидереп елый башлады. Елады да елады. Үкси-үкси елады. Ул кеше гомерен саклап калды. Ә кемнекен? Бер кешесе булмаган, берничә секунд элек кенә үлеп барган авыру хатын гомерен. Кайчандыр, моннан бик күп еллар элек, Наиләнең бабасын, әбисен, туганнарын каргый-каргый Себергә җибәргән Әсмабикә карчыкның оныгын коткарып калды ул. Бары Аллаһы Тәгалә генә белә иде моны. Авыру хатын Наиләнең кем икәнен белми. Сәфәргали байның оныгы бар, ул исән, ул - Наилә.

    Наиләнең күңеленә якын иде ул апа. Бик якын иде. Күз яшьләре аша, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп, Наилә үзенең йөрәгенә тынычлык иңдерүче сүзләрне әйтеп салды:

    -Мин, мин сезне үлемнән алып калдым бит, апа...

    Ә ни өчен, билгесез. Бу карчыкны алда ни көтәчәген бары Аллаһы Тәгалә генә белә иде.

    Ризәлә СӘЙФЕТДИНОВА, Мәмәшир


     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: