Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Яңа ел могҗизасы (язмыш)

Ул авыр сумкасын шап итеп идәнгә куйды да Мәрьямне кочып алды. “Сиңа сюрприз ясарга уйладым”, - диде ире.

Кыш бабай булып киенгән Әүхәт унбиш фатирны үткәч, уналтынчысында аны урта яшьләрдәге хатын һәм тынлык каршы алды. Өстәлгә бәйрәм ризыклары куелган иде. Аның аптыраулы карашыннан хатын кызарды һәм: “Зинһар өчен, ялгыш уйлый күрмәгез! Үз-үземә бәйрәм ясыйсым килде”, - диде. 

...Үткәндә калган вакыйгалар Мәрьямнең хәтер сандыгында берәм-берәм  яңартыла барды. Булачак ире Самат белән Яңа ел кичендә - Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли уйнап-көлеп биегәндә танышканнар иде. Шактый вакыт егет белән кыз булып йөргәч, кавышып та куйдылар. Еллар узды, ләкин бер-берсен яратып туя алмаган бу парның балалары гына булмады. Самат эше буенча төрле шәһәрләргә чыгып китә иде. Яңа ел каршылыйсы төнне, инде ирем кайтып җитми, дип уйлап торганда – кинәт ишек шакыдылар. Ә анда Кыш бабай киеменнән ире Самат басып тора иде. Ул авыр сумкасын шап итеп идәнгә куйды да Мәрьямне кочып алды. “Сиңа сюрприз ясарга уйладым”, - диде ире. Әлеге Яңа ел Мәрьям күңелендә мәңгегә онытылмаслык хатирә булып уелып калды.
Ләкин бу парның сөенечле мизгелләре кыска гомерле булды шул. Самат йөрәк өянәге белән бакый дөньяга күчте. Яраткан ире Саматсыз яшәгәнгә дә шактый еллар узды.
Мәрьям менә бүген, Яңа елны каршылау төнендә, Саматын искә алып, Кыш бабай чакырткан иде.

- Әйдәгез, Кыш бабай, өстәлдәге ризыклардан авыз итегез, - диде Мәрьям.

- Чакыргач – килдем, килгәч – кунак булам инде хәзер.

Сәгать унике тулуга, шампан шәрабы да ачылды, кайнар бәлеш тә ашалды.

- Туганнарым да күп, ләкин быелгы Яңа елны Кыш бабай белән генә каршылыйсым килде, - дип акланды Мәрьям.

Кыш бабай – Әүхәт белән алар шушы төндә таныштылар. Әүхәт тә ир уртасы, буйдак егет булып чыкты. Алар бер-берсе белән шактый аралашып яшәделәр. Әүхәт кавышу турында сүз кузгатты.

- Шушындый чибәр егетнең ни өчен сөйгән кызы булмаган? Мин шуңа гаҗәпләнәм, - диде Мәрьям.

- Минем күз атып йөргән, яраткан кызыма бик бай, чит илләрдәге банкта акчасы, диңгез кырыенда шәп йорты булган кеше генә кирәк иде. Һәм ул шундый ирне тапты да. Гаиләсеннән аерып, үзенең атасы шикелле ике балалы иргә кияүгә китеп барды. Ләкин ир дигәнең яңадан гаиләсенә кайткан диделәр. Минем шуннан соң хатын-кызга булган ышанычым юкка чыкты. Ә менә сине бер күрүдә яраттым. Шат күңелең, көләч йөзең, акыллы һәм төпле фикерең, тырыш булуың сиңа карата ышаныч уятты.

Ике елга сузылган мәхәббәт, ихтирам һәм хөрмәт хисләре, бер-берсен сынау аларны никах туена озата барды. Аларга күпләр сокланды. Бер малай һәм бер кыз балага гомер биреп, олыгаеп килүче әти-әниләрен оныклар белән сөендереп, тату гаилә булып, матур гына яшәп ятышлары.

Тик шулай да Яңа елда Кыш бабай күрсә, Мәрьям беренче мәхәббәтен күз алдына китерә. Кыш бабай булып киенгән Саматы, төшләренә кереп, Мәрьямгә бәхет тели.

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk