Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Синең бәйрәм җитә... (Олыяз урта мәктәбе директоры булып эшләгән Гомәр Хашимовичка багышлана)

Хәзер Гомәр мәңге “недоступен!” Ә бу дөнья әллә нишләгән.

Менә, Гомәр, синең бәйрәм җитә,
Котламакчы идем иртәдән.
“Недоступен”... диләр. Элемтәме,
Телефонмы әллә нишләгән.
Мәктәп юлындадыр көндәгечә.
Кайбер җирдә бетә элемтә.
Мәктәп юлы – гомер юлы булды
Аның өчен элек электән.
Тыныч көн юк. Мәктәп җитәкчесе,
Әнә бүген тагын ашыга –
Кукмараның олы юлы буйлап
Хокук саклаучылар каршына.
Киләм дигән иде. Өлгермәде.
Харәм эшкә һаман җиктеләр.
Түзмәделәр, ахры, фәрештәләр –
Көтмәгәндә алып киттеләр.
Бәйрәме дә җитә озакламый,
Телефонга тагын үреләм.
Ул юк инде! Бозлы салкын судан
Җаным, аңым, рухым сүрелә.

Нишләсә дә, җаны чиста булды,
Пакъ күңеле тулы игелек.
Безнең бурыч- тик буйсына белү,
Безнең хокук- эшләү иелеп.
Инде хәзер җәннәт юлындадыр,
Фәрештәләр тагын ашыга.
Барыбызның бер киләсе бар бит
Чиксез рухи Кодрәт каршына.
Болар чын Хокук саклаучылар,
Вөҗданыңны күрә үтәли.
Монда беркем, денсез сатлык кебек,
Вәхши күрсәтмәләр үтәми.
Кемдер китә, дөнья чатнап кала,
Ике якка Вакыт бүленә.
Кемдер китә, тулы бер чор китә,
Илаһи Нур сүнә, сүрелә.
Инде кичен уңып булмас кебек.
Уңмаганбыз икән иртәдән.
Хәзер Гомәр мәңге “недоступен!”
Ә бу дөнья әллә нишләгән.

02.01.1959-26.07.2018

Рәниф Шәрипов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ис киткеч! Чын йорэктэн чыккан юллар. Мэрхумнен жан шэрифлэренэ дога булып барсын!

    erid: 2VtzqxWHLUk