Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Шәһәребездә бу шаккаткыч хәлне чәйнәмәгән кеше калмагандыр" (юмореска)

    “Кода-кодагыйларның күзенә ничек итеп карарбыз"

    Сания мине бер күрүдә әсир итте. Йөрәгемдә дөрт итеп ут кабынды. Аннан башка тормышымны күз алдына китерә алмыйм. Без мәңге бергә булырга сүз куештык.

    Нуриягә дә мәхәббәтем кимеми, көчәя генә. Аның белән гомер сукмагыннан гел янәшә атларга сүз бирештек.

    Гайшәне дә өзелеп сөям. “Без бик бәхетле гомер кичерербез, сөеклем, - ди ул, әсәрләнеп. - Ходай рәхмәте белән өй тулы балалар үстерербез”.
    Мин гыйшык утында янам. Сания янына барсам – Нурияне, Нурияне күрүгә, Гайшәне сагынам. Өчесенең дә балага узуына чын күңелдән куандым.

    Саниянең читтә яшәүче эшмәкәр абыйсы кайткан икән. Шул уңайдан мине кунакка дәштеләр, бик җылы каршы алдылар. “Кияү” диеп өзелеп торалар. Никахны ашыктырырга булдык.

    Нуриянең дәрәҗәле банкта эшләүче апасы мулла белән үзе сөйләшеп куйган. Зур урында хезмәт куйса да, бик әдәпле сөйләште. Никах киләсе атнага билгеләнде.

    Гайшәнең дә, алтын приискасында эшләп, никахка дип кайткан абыйсы: “Кадерле сеңелкәшнең бәхете өчен бернәрсә дә кызганыч түгел. Акчам бар, ярдәм итәрмен”, - дип тора.

    Өч кызга өйләнергә йөрүемне белгәч, әти-әни “ах” итте. “Кода-кодагыйларның күзенә ничек итеп карарбыз. Артыңнан дүрт энең үсә, өйдә урын юк, кая куярсың киленнәрне?” - диделәр.

    Саниянекеләр, аннан Нурия һәм Гайшәнекеләр башта кара тавыш чыгардылар.

    “Чәчәк кебек кызыбызны хур иттең, башыңны төрмәдә чертәбез!” - дип өскә киләләр. Юк-бар егет булсам, тукмап, изеп тә ташларлар иде, әмма әзмәвердәй Сабантуй батырына кул күтәрергә җөрьәт итмиләр.

    Шәһәребездә бу шаккаткыч хәлне чәйнәмәгән кеше калмагандыр. Саниягә күптәннән күзе төшеп йөргән Сәлмән: “Балаң белән дә алырга риза”, - дип, кызның өенә барган.

    Реклама

    - Син селәгәй исерек белән гомер буе чиләнгәнче, Хәбирнең өченче хатыны булуым мең мәртәбә яхшырак, - дип, Сания тегене куып чыгарган.

    Өйләнмичә картаеп килүче Хәбибулла исә Нуриягә яучы җибәргән.

    - Хәбирдән башка берәү дә кирәкми, - дип, Нурия яучыны кире борган.

    Гайшәнең туганнары аны ике хатын аерган Мостафага бирмәкче булганнар.

    - Гәүдәмне Мишә елгасыннан эзләрсез, - дип, Гайшә тегеләрне тәмам куркуга салган.

    Ни хәл итәсең? Өч кызның туганнары бергә җыйналып киңәшләштеләр дә җиде миллион сумга өч катлы йорт сатып алдылар. Һәр катта берәр юыну, икешәр йокы бүлмәсе. Сания – беренче, Нурия – икенче, Гайшә өченче катка урнашты. Җайлы гына яшәп киттек. Бер-бер артлы өч бала дөньяга авыз салды: Саймә, Кәрим, Саҗидә. Бер ел үтүгә, Марат, Зөбәрҗәт, Сәлим туды. Тагын бер елдан – Искәндәр, Галия, Сәлимә.
    Шушы көннәрдә ЗАГС һәм социаль яклау хезмәткәрләре килгән иде.

    - Иребез гадел, һәркайсыбызны тигез күрә. Әле тагын кимендә бишәр бала алып кайтмыйча туктарга исәбебез юк, - диделәр аларга сөеклеләрем.

    - Хәбир, бар асыл ирләр дә синең үрнәккә иярсә, халык саны буенча 5-6 елдан Кытайны узып китәр идек, - диде ЗАГСтан килгән Алсу атлысы.
    Кайбер ирләр бер хатынының көен таба алмыйча интегә. Безнең тормыш, шөкер, җырлап бара.

    Хафиз ТИМЕРБАЕВ

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: