Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Көттереп килгән бәхет (хикәя тормыштан алынды)

    Шушы сөйләшүдән соң алар күрәзәче әбиләргә дә, берничә табибка да күренеп карадылар.

    Кызганычка каршы, сезнең балагыз булмаячак.

    Табибның бу сүзен ишеткәч, Илнур ничектер бөрешеп калды. Ник? Нигә? Ә бит Наза белән нинди матур гаилә кордылар. Мул тормышта күпләр көнләшерлек итеп тату яшиләр иде. Бала тәрбияләп үстерү икесенең дә зур хыялы бит! Ничек итеп бу турыда Назага җиткерергә? Наза - яшь, чибәр. Сөеклесен никадәр яратса да, аерылышырга туры килер микән? Бик ярата шул Наза балаларны. Бала җитәкләп баручы хатын-кызларга кызыгып, хәтта көнләшеп карый. Шул чакта, аның күзләрендәге сагышны күреп, Илнурның йөрәге әрнеп куя.

    Илнур, ишекне сак кына ябып, өйгә керде. Наза, йөгереп, каршысына чыкты.

    - Ничек? Анализларың ничек?

    Илнур, аска карап, хәрби хезмәттә нурланыш алуы, шуның нәтиҗәсендә баласы булмавы турында ашыгып сөйләп атты да тынып калды. Аннары бар көчен җыеп, Назага карады:

    - Наза, бәлки безгә аерылышыргадыр? Син бит - сау-сәламәт, бала табарга телисең. Баласыз гаилә - гаилә түгел инде ул. Минем сине бәхетсез итәсем килми, - диде.

    Наза бу сүзләргә үпкәләп елый башлады.

    - Нәрсә сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы соң син? Табиблар һәрвакытта да хаклы булып чыкмыйлар. Дәваланырсың, имче әбиләргә барырбыз. 

    Назаның сүзләреннән Илнурның күңеле күтәрелеп китте. Чынлап та, нигә төшенкелеккә бирелә соң әле ул? Әнә бит кайчандыр авылдашы Илгизгә дә, “Балаң булмаячак”, дигәннәр иде. Хәзер өч балалары бар.

    Шушы сөйләшүдән соң алар күрәзәче әбиләргә дә, берничә табибка да күренеп карадылар. Тик нәтиҗәсе генә булмады. Назаның да, Илнурның да күңеле көннән-көн төште. Юктан да ачуланыша башладылар, тормыш күңелсезләнде. Нигәдер балалар йортыннан бала да аласылары килмәде. Гел бертөрле аккан күңелсез тормышлары ни белән бетәр иде, әгәр дә бер хәл булмаса...

     

    Беркөнне күршеләре Азат белән Роза, тумыштан сукыр уллары Илназны Назага калдырып, кичләтеп кенә авылга кайтып килергә уйладылар. Кара күзле, озын керфекле, кара чәчле бу баланы Наза бик яратты: аның белән бергә сабыйларча уйнады, тәмле әйберләр ашатты. Бу акыллы, матур күзле малайның сукыр булуына ышанасы да килми. Бөтен нәрсәне куллары белән тоемлый, кечкенә йөрәге белән сизә ул. Әнә сабыйның йокысы да килә башлады. Әниләре генә никтер һаман күренмәде. “Ярар, төнлә алып чыгып тормаслар, бездә генә йоклар”, - дип, Наза малайга урын җәйде. Малай нәни куллары белән Назаны кочаклап йокыга китте. Сабыйның йомшак тәне яшь хатынга әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек бирде, җылы сулышы  битен иркәләде. Наза селкенергә дә куркып ятты, әгәр дә ялгыш кына бер хәрәкәт ясаса, бу рәхәтлек бетәр кебек тоелды аңа.

    Иртәгесен Назаның  күрше малаен кочаклап  йокы аралаш елмаеп ятуын күреп, Илнур  сокланып карап торды. Шулчак, тынлыкны бозып, телефон шалтырады. Анда Азат белән Розаның юл һәлакәтенә очравын, икесенең дә моргта булуын хәбәр иттеләр. Бу сүзләрдән Наза телсез калды. Әти-әнисенең вафат булуын малайга әйтмичә торырга уйладылар. Әби-бабайлар, карт булулары сәбәпле, тумыштан сукыр баланы үзләренә тәрбиягә алырга курыктылар. Ятим калган Илназны балалар йортына урнаштырырга булдылар.

     Менә шунда Наза нык карарга  килде. Илнурга сынап карап торды да: “Әйдә, Илназны  без тәрбиягә алыйк!” - диде.

    - Наза, яхшылап уйла әле, Илназ - сукыр бит ул. Телисең икән, без сау-сәламәт бала да ала алабыз бит, - дип, Илнур икеләнеп калды.

    Әйе, яхшы аңлый Наза. Сукыр баланы тәрбияләү җиңел булмас, ләкин Назаның Илназдан аерыласы килми иде.

    - Илнур, үтенеп сорыйм, мин Илназны балалар йортына җибәрә алмыйм. Ул миңа бик тә якын, үз балам кебек, - диде Наза.

     

    Шулай итеп, Илназ аларда калды. Назага сукыр, ятим баланы тәрбияләү авыр булса да зарланмады. Озакламый Илназ аларны “әни”, “әти” дип йөри башлады. Бу сүзләрдән икесенең дә күзләре яшьләнде. Шушы сабый аларның гаиләләрен саклап калды бит. Әллә “әни” сүзен ишетү сөенеченнән, Назаның җиңелчә башы әйләнеп китте, ул да булмады, әллә нишләп укшый башлады. Әллә? Ул тиз генә тест алып тикшерде. Шатлыктан елап җибәрде. Хатынының үксегәнен ишетеп, Илнур йөгереп керде, аның артыннан, капшана-капшана, Илназ иярде. Наза үзе елый, үзе көлә иде.

    -        Илнур, безнең балабыз булачак! Илназ безгә бәхет алып киләсенә ышандым мин. Төшемдә күргән идем. Без нинди бәхетле! - дип, Илнур белән Илназны кочаклап алды.

    Мөнәвәрә ШӘФИГУЛЛИНА, Зур Сәрдек авылы

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: