Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Кем уйлаган кодагые шундый аферист булыр дип? (булган хәл)

Тик тора-бара Айдарның "әни малае" булуы ачыкланды. Анасы сүзеннән чыкмый, ни кушса, шуны үти торган ихтыярсыз зат булып чыкты ул.

"Кодагые фатирны үз исеменә яздырган". Бу хәбәрне ишетүгә Зәлия, хәле китеп, диванга утырды. Калтыранган кулы белән халат кесәсеннән валидол алып, тел астына шудырды.

-Алия, балам, тәрәзәне ачып җибәр әле, һава җитми башлады, -дип чак дәшә алды ул бер яшьлек сабыен кочагына кыскан кызына.

Ничек болай килеп чыкты соң әле? Мондый хәлне башына да китермәгән иде Зәлия. Кызым сөйгәне белән бәхетле булыр, дип уйлады аны кияүгә биргәндә. Туйны да зурдан кубып үткәрделәр. Ялгыз хатын булса да, Зәлия барлык чыгымнарны кода-кодагые белән тигез күтәрде. Кызының бик тәртипле, инсафлы күренгән мөселман егете белән тормыш коруына шатланып бетә алмады. Яшьләр арасында наркоманлык, эчүчелек таралган хәзерге көндә андый егетне очрату кыен бит. Айдар исә исерткечләрне авызына да алмый. Тик тора-бара аның "әни малае" булуы ачыкланды. Анасы сүзеннән чыкмый, ни кушса, шуны үти торган ихтыярсыз зат булып чыкты ул. Әтисенең исә гаиләдә абруе бөтенләй юк икән.

Үзсүзле каенана киленен башта ошатса да, йорт эшләрен аныңча эшләмәве йөрәгенә ярамады. Бу фатирда бар нәрсә дә бары тик аныңча гына булырга тиеш иде. Улы Айдар исә әнисенең Алиягә карата төртмәле сүзләрен күңеленә сеңдерә барды, нәтиҗәдә яшь пар арасында тавыш-гауга да чыккалады. Хәлләрнең катлаулануы бигрәк тә Зәлиянең бәгырен телгәләде. Кайсы ананың үз кызына тел-теш тидертәсе килсен? Өстәвенә Алия бәби көтә, мондый хәлендә аңа дулкынлану һич ярамый, өзлегүе мөмкин. Яшьләр аерым яшәсә, әйбәт буласы ла... Кияү әнисе йогынтысыннан котылыр, үзен чын ирләрчә тота башлар иде, ичмаса. Хатыны белән талашсалар да килешерләр, араларына кысылучы булмас иде. Әнә шулай фикер йөртте Зәлия. Нәни оныгы Әдилнең тууы бу уйларын көчәйтте генә. Баксаң, кодагые да шундый фикердә икән. Зәлияне үтә күргәндәй бервакыт әйтеп салды:

-Кодагый, яшьләргә фатир алып бирергә кирәк, үз көннәрен үзләре күрсеннәр, - диде. Бала елавыннан башы авырта, юньләп йокы күргәне юк, янәсе. "Аерым яшәсәләр, Алия дә бераз кыймылдарга өйрәнер, миңа салынып ятудан туктар", -дип чеметеп алырга да онытмады ул.

Кызының бәхете хакына Зәлия бу юлы да каршы дәшмәде: ачуын эченә йотты. Сөйләшү-килешүләрдән соң, ике як та тигез суммада түләп, яшь гаиләгә бер бүлмәле фатир алып бирергә карар иттеләр. Яше инде илледән узып, пенсия яшенә якынлашса да, Зәлия зур суммада кредит алырга мәҗбүр булды. Фатирны кодагые үзе сайлады, рәсмиләштерү эшләре белән дә үзе шөгыльләнде. Кызы, кияве, оныгы шәһәр читендәге, нарат урманына карап торган күпкатлы йорттагы шул фатирга күченгәч, Зәлия, ниһаять, җиңел сулап куйды: игелеген күреп, тату яши күрсеннәр. Кредит бурычы да куркытмады аны: шөкер, саулыгы бар, түләп бетерер әле.

Әмма кодагыеның фатирны үз исеменә яздырган булуы беленде. Ах, явыз! Алия белән оныгын пропискага кертергә теләмәве Зәлияне бөтенләй чыгырыннан чыгарды. "Нинди хакың бар безне алдарга? Ярты бәясен мин түләдем бит фатирның!" - дип чат ябышты кодагыена. Тегесенең йөзенә зәһәр елмаю җәелде: "Ә син акча биргәнеңне раслап кара!" Кем уйлаган кодагые шундый аферист булыр дип? Җитмәсә, Айдар да аның яклы булып кыланды.

Бу гыйбрәтле вакыйга төгәлләнмәде әле: карарны суд чыгарачак. Алия исә Айдар белән аерылышып, әнисе янына әйләнеп кайтты. Сабые бигрәк кызганыч: әбисенең намуссызлыгы аркасында әтисез үсәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk