Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Каргыш (чынбарлыкта булган вакыйгалар гәүдәләнә)

    Бер минутка гына Гөлҗидә сөеклесе Сәфәргалинең күлмәге янында тукталды, кулына алды... аннан, күлмәктән борыннарга бәреп, Сәфәргалиенең исе килә иде. Бу истән ул елап җибәрде...

    Исемнәр генә үзгәртелде.

    Бик салкын булды бу кыш. Иң элек җәйнең эссесеннән айнып бетмәгән авыл халкы коры суыкларга ияләшә алмады, аннан күз ачып булмаслык бураннар башланды. Елның-елында бала-чага чыр-чуыннан шау-гөр килеп торган тау да тынып калды. Әле яшәеш бар икәнен искәртеп үткәндәй ат җигеп урманга утынга баручылар берән-сәрән генә күренгәли. Болары чын-чынлап чыныккан эш кешеләре, атлары да үзләре кебек җилле. Кайбер көннәрдә усал, коры җилгә каршы сүгенә-сүгенә атлаучы абзыйлар, каядыр кунакка - фәләнгәме дип чыккан, оныгын җитәкләгән әбиләр, әзрәк саф һава сулыйм дип чыккан күрше карты гына күзгә-башка күренгәләде. Шушы шыксыз, салкын көннәрдә кайчандыр әбием сөйләгән вакыйгалар, ирексездән, искә төшеп йөдәтте.

    ...1930нчы еллар. Өшеткеч салкыннар. Һавага кан исе таралган. Бу исне кош-кортлар, этләр генә түгел, кешеләр дә сизә. Сәфәргали байның капка төбендә, җәйге кигәвеннәр кебек, халык кайный. Ап-ак кар өстендә инде күптән суынып беткән Сәфәргалинең мәете ята. Авыл карты Әхтәм белән бригадир Рәхимулла аптырап басып торалар.

    -Йа Аллам, йа Аллам! Кемнәрнең генә кулы кычыткандыр? Йа Аллам!

    -Төнлә үлгән диләр бит, Әхтәм бабай.

    -Бер зарары да тимәгән иде бит байның, Рәхимулла, нигә тикмәгә кеше каны коярга соң... кем эше микән? Үтерүченең бөтен нәсел-нәсәбенә рәнҗеш төшәчәк бит.

    -Зарары тимәгән дип... -Рәхимулла әкрен генә чүгәләде дә, мәетне каплады. -"Бай" дигән исем йөрткәч, шул бит инде ул... Сөргенгә киткәнче үч аласылар да килгәндер инде.

    -Бер гаебе юк иде бит, бер гаебе...

    Халык җыела торды. Сөргенгә җибәрелер алдыннан бер көн кала үтерелгән байның үлеме кайберәүләрне сөендерде, кемнедер пошаманга салды. Өй тәрәзәсеннән, урамдагы халыкка карап, ачы күз яшьләре түгеп, Сәфәргали байның хатыны Гөлҗидә белән дүрт баласы утырып торалар иде. Ишек ачылган тавышка сискәнеп, Гөлҗидә урыныннан торып, чыгар ишеккә юнәлде. Күз уңындагы һәрбер җиһаз, һәрбер әйбер аңа бик якын иде. Инде менә шулар белән гомерлеккә аерылу тойгысы аның йөрәген телгәләп-телгәләп ала. Бу мал-мөлкәтне алар, Сәфәргалие белән бергәләп, үз хәләл көчләре белән җиткерделәр бит. Икесе дә шушы авылда туып-үстеләр, авылның иң ярлы кешеләре иде бит аларның ата-аналары. Ә хәзер... Үзләре үк туып-үскән, барлык әйбердән дә якын күреп яраткан, кечкенәдән чишмә суыннан, болыннарыннан, күленнән аерылмаган бу ике җанның берсе үле, ә икенчесен туган авылы кешеләре куып җибәрә. Югыйсә, алар авыл кешеләренең берсен дә мыскыл да итмәделәр, сорап килгән йомышларын кире дә какмадылар. Нәрсә белән дә булса булышып, ярдәм итеп тордылар. Булгандыр инде көнләшүчеләр дә, начарлык теләүчеләр дә. Тик моның хәтлесен көтмәгән иде шул Гөлҗидә.

    Бер минутка гына Гөлҗидә сөеклесе Сәфәргалинең күлмәге янында тукталды, кулына алды... аннан, күлмәктән борыннарга бәреп, Сәфәргалиенең исе килә иде. Бу истән ул елап җибәрде. Шул вакытта ишектән, йөгерә-йөгерә югары очта яшәүче Әсмабикә керде, керә-керешкә җөмләләрен сиптерә торды:

    Реклама

    -Нәрсә меңгелдәп утырасың? Шул кирәк сезгә, үсмиләр иде аны әллә кая, баемаска иде шуның хәтле. Шул кирәк! Бирер әле сезгә Алла, бирер! Минем кызның синнән ким җире булыр иде мәллә Сәфәргалигә чыккан булса? Әзрәк кеше булып, кешечә яшәгән булыр идек без дә. Ярар, әйбәт булган әле. Эх, сез, каһәр суккырлары! Үзегез гаепле, кешедән гаеп эзләп йөрмәгез тагын, - дип сөйләнә-сөйләнә, каргана-каргана, Әсмабикә аш-су пешерә торган якка таба юнәлде.

    -Алланың каргышы төшсен бөтен байларга, гомерләре буе ярлы халыкны изеп яшәделәр. Белми дип уйламасыннар әле, Мәсхүдәгә, күршеләренә, тагын кемнәргәдер икмәк-мазар биреп, яхшы булам дип уйлады, үзен күрсәтү өчен генә ул, мине юләргә санама! Беләм мин сезне, беләм. Гомерегез буе рәхәт күрмәгез! Алла бирсә, күрәбез әле без бу көннәрне.

    Гөлҗидә бер сүз дә дәшмәде, иренең күлмәген кочаклаган килеш елавын дәвам итте. Әсмабикә капчыгына бодай ярмасы, бөтене белән түгәрәк ипи, түрдәге стенада эленеп торган шәмаилне, ягулык, күлмәк, итек, оек-чүәкләрне - тагын әллә нәрсәләрне тутырды да тутырды. Тыгызлый-тыгызлый тутырды. Инде чыгар юлга борылды, шул вакытта күзе Гөлҗидәгә төште, аның муенындагы, һәрберсе йөрәк формасында ясалган, кара-кызыл төстәге чын гәрәбәгә күзе кызды Әсмабикәнең. Гөлҗидәдән сорап-нитеп тә тормады, яулыгын күтәрде дә, калын, кара чәч толымнары астыннан - гәрәбәне - җайлы гына итеп чишеп тә алды. Чын асылташ гәрәбәне шундый ук җитезлек белән үз муенына тагып та куйды ачарбак күз Әсмабикә.

    Күпме юллар үтә кеше үз тормышында, күпме киртәләр аша чыга. Кайберләре киләчәк өчен дип яши, бүгенге көн белән яшәүчеләр дә бар арада. Үзен бөек шәхескә санап, үзеннән түбәннәр өстеннән идарә итә алам дигән фикер корбаны булганнар да җитәрлек шул бу фани дөньяда. Ялгышу...бер ялгышу җиде юл чатыннан китеп, җиде буынга кадәр барып җитә, дигән гыйбарә дә бар. Гомере буе үзен шулай өстен, Алланың кашка тәкәсе итеп хис иткәнгә күрә, үзенә генә түгел, барлык буын кешеләренә кара тап, канлы мөһер төшә. Балалары, оныклары, оныкчыкларына төште шул ачы каһәр суккан каргыш. Аяк терәп этсәң дә, күпме генә китермәскә тырышсаң да, бик якын итеп, үз итеп килде рәнҗеш дигән ачы кайгы. Әсмабикә дөньялыкта яшәгәндә боларның барысын да үз башыннан кичерде. Нәкъ аның нәселенә төште ачы каргыш. Аның кабергә кереп ятасы килгән көннәре күп булды. Аллаһы Тәгаләгә ялварды, гомеремне кыскарт, ачы каргыштан арала дип, ул сораган саен, сораганнарның киресе генә килде. Минуты-секунды саен хәсрәт өстәлде, гомер һаман арта торды.

    Авылда Әсмабикәне кемнәрдер үткенлеге, кеше өстеннән идарә итә белүе өчен хөрмәт тә иттеләр, тик соңгылары бармак белән генә санарлык иде шул. Болары аның кебек тормышка, киләчәккә, дусларына, туганнарына күз йомып яшәүчеләр, алары да Әсмабикәнең дәвамчылары иделәр. Каршыдагы буш өйгә читтән кайткан берәүләр төпләнергә уйлаганнар иде. Кире уйладылар. Әсмабикәнең кем икәнен ишеткәч, авылның бөтенләй башка очына елыштылар. Балалары - ике улы, оныклары -шәһәрдә яшәп калуны кулайрак күрделәр, ә кызы күрше авылда яшәргә уйлады. Әсмабикәнең ике кәҗәсе бар иде: берсе - кара, икенчесе - ак. Искиткеч карак иде бу муркыргырлары, җитмәсә, пычранып, тигәнәккә батып беткәннәр. Үзенеке түгел иде бу хайван кисәкләре дә. Көтүдән кайтканда ялгышып кергән кәҗәләрне яңадан чыгармады - үзенеке итте. Хуҗалары килеп алырга базмадылар. Өркетеп, куркытып яшәде Әсмабикә авыл халкын.
    Икенче көнне Сәфәргали байны җирләделәр. Зират капкасы төбендә шактый кеше җыелган. Тынлык. Кар шыгырдавы, көрәккә көрәк бәрелгән тавышлар гына ишетелә. Байның хатынын һәм балаларын бүген иртә белән каядыр алып киткәннәр. Билгесез якка. Көн салкын булуга да, үлүченең бай булуына да карамастан, авыл ир-атларының барысы да диярлек монда. Йөзләрендә - кызгану, чырайларында - рәнҗеш. Әз генә хәл алыйм дип, башын күтәргән бригадир Рәхимулла үз күзләренә үзе ышанмыйча аптырап калды. Зират эченә хатын-кызларга керергә ярамый дигән кагыйдәне орып та бирмичә, Әсмабикә туп-туры кабер казучылар тарафына җилдерепме-җилдереп килә. Иң элек бер сүз дә дәшмичә, кабергә карап торды да, авыз эченнән быгырдата-быгырдата нидер тезә башлады.

    -Тапкансыз күмәр кеше, күмәсе түгел иде байны, этләргә генә атасы иде, - дип фикерен бригадирга җиткерде.-Үпкәләмә, Әсмабикә апа, монда йөрмәсәң яхшырак булыр... - диде бригадир бөтен куркуын, җирәнүен җиңеп.

    -Күп сөйләнмә, олан, барлык нәсел-нәсәбеңне черетеп, юкка чыгарырмын, - дип бармак янады усал Әсмабикә.

    Барлык ир-атлар, карчык яныннан ераккарак китәргә тырышып, кабердән өч-дүрт метрлап кына читкә тайпылдылар. Барысын да ишетеп, тыңлап, күреп торган Шаһи бабай үз фикерен Әсмабикә ишетмиме икән дигән кыяфәт белән ярымпышылдап кына әйтеп куйды:

    -Үзеңә кире әйләнеп кайта күрмәсен, Әсмабикә, үзеңә... - дип, күз яшен сөртә-сөртә, башын икенче якка борды.
    Әсмабикә барысына да ачулы караш ташлап, кабердән чыккан балчыкка лач итеп төкерде дә, өе ягына таба китеп барды.

    Ризәлә СӘЙФЕТДИНОВА, Мәмәшир
    (Ахыры бар)

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: