Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

"Исәнме, әнкәй, мин кайттым" (язмыш)

Иртәгесен авыл зиратында яңа кабер барлыкка килде. Кабер янында төз гәүдәле, солдат киеменнән уйчан бер егет, ә аның янында  бер гүзәл кыз - Сүриянең кызы – кабер өстенә ак розалар утырттылар

Әкрен генә кояш күтәрелә. Аның алсу нурлары болын өстенә тарала. Болын буш, болын киң, шаян җилкәй чәчәкләрне иркәли. Чәчәкләрне генә түгел, Фәрханәнең битеннән сөя кебек. Рәхәт, һәй, рәхәт тә соң!.. Һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу. Йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын, хәтфә болыннарда!

Юк шул, йөгереп уйнау түгел, шуышып та йөри алмый Фәрханә. Көн дә күзләрен түшәмгә текәп ята яки тәрәзәдән шушы болынны гына күзәтә ала. Әллә нәрсә булды аңа. Аяклары кинәт кенә йөрми башлады. Тәкъдир күкләрдә билгеләнә диләр бит. Язмышыңа язылганны алдан белеп булса икән лә! Күпме кеше абынмас, күпме ялгышлар эшләнмәс иде...

Ничек болай булды соң әле? Нәрсә булды? Әллә, әллә соң сыйныфташ кызы Сүриянең күз яшьләре, рәнҗеше төштеме? Уйлар, уйлар... Шатлык-сөенечләр дә, кайгы-хәсрәтләр дә үткән дә киткән. Күргән-кичергәннәрдән бер йомарлам сагыш сыгылып калган.

Фәрханә җитеш гаиләдә үсте. Дүрт малай арасында бердәнбер кыз булгангамы, әти-әнисе өчен дә, абыйлары өчен дә бик кадерле  булды ул. Мәктәптә дә яхшы билгеләренә генә укыды. Классларында 2 кыз, 8 малай иде. Ике бөртек кыз - Фәрханә белән Сүрия  нигәдер бер дә килешә алмадылар. Сүриянең бер аягы икенчесеннән озынрак булганлыктан, аксаклап кына йөри иде. Балалык шуклыгы булдымы, әллә күңеле гел начарлыкта идеме, Фәрханә Сүриягә бер дә исеме белән дәшмәде. “Аксак ия, китабыңны бир әле!”, “Аксак ия,  кайсы  сугышта батырларча сугыштың, ничә орден алдың?”, ”Аксак ия, йөгерү ярышларында ташбака тизлеге белән ничәнче килдең?” - һәм башка шундый мыскыллы  җөмләләре белән Сүриянең йөрәк-бәгырьләрен телгәли иде. Сүрия аңа каршы бер сүз дә әйтми, бары тик кемдер алдында гаепле кебек елмая, ә үзенең күзләрендә яшь. Аның күзләре һәрчак сагышлы. Ниләр яшерелгән икән ул карашларда? Бәлки  аны дөньяга китергәндә ялгышлык җибәргән акушер апага үпкәдер? Ә бәлки үзен һәрчак үртәп, мыскыл итеп торган төртмә телле Фәрханәгә рәнҗүдер?

Фәрханәнең сыйныфташын мыскыл итүе күпмегә сузылыр иде, анысы билгесез. Әгәр дә бер хәл булмаса. Беркөнне физкультура дәресендә 100 метрга йөгерделәр. Сүрия дә үзенчә йөгергән булды. Ул финишка килгәндә Фәрханә ял иткән булып, йөгерә торган юлның кырыена утырды һәм Сүрия килеп җиткәндә генә аякларын сузып җибәрде. Билгеле инде, бар көченә йөгергән Сүрия аяк астына карамады һәм гөрселдәп җиргә ауды. Фәрханә барлык укучыларның кычкырып көлүләрен көтте, ләкин берәү дә көлмәде. Шулвакыт  сыйныфларындагы иң  чибәр, көчле (Фәрханә ошатып йөри торган) малай йөгереп килде дә, Фәрханәнең үзен төртеп екты һәм: “Җитте сиңа Сүрияне мыскыл итәргә. Тагы бер Сүриягә кагылсаң яки үртәсәң, яхшылык көтмә!” И хурланды да соң Фәрханә! Ә Сүриянең балчыкка пычранган йөзе, яшьле күзләре, үкси-үкси елавы хәзер дә колагында яңгырый. Кинәт кенә аяклары йөрми башлагач та, Сүрияне чакыртып китереп кат-кат кичерүен сорады ул. Ә Сүрия исе китмәгәндәй көлеп кенә: “Балачак шуклыгы гына бит ул, кичерәм мин сине, борчылма!” - диде.
Иркә кыз булып үссә дә, тормыш бер дә иркәләмәде  Фәрханәне. Әти-әнисен бер-бер артлы җирләгәч, яраткан кешесенә кияүгә чыгып та бәхетле яши алмады ул. Ире авариягә очрап  үлгәндә, улы Ирсанга 4 кенә яшь иде.

Тол хатын язмышы... Барысына да җитешергә, нахак сүзләргә түзәргә, балаңны башка балалардан ким-хур иттермичә үстерергә кирәк. Фәрханә бөтен көчен, бөтен тормышын бердәнбер улына багышлады. Гаилә дигән көймәдә  тормыш дигән дәрьяны ялгыз  кичүләре ай-һай  авыр ла! Ничек итсә итте: улына тормышның матур якларын гына күрсәтеп, тәртипле, эш сөючән, изге күңелле  итеп үстерде.

Ирсанны мәктәпне бетерүгә армиягә алдылар. Улын армиягә үз аяклары белән озатып калган иде лә. Ике ел 20 елга сузылган кебек тоелды анага. Улын Чечняга җибәрәселәрен белгәч, бик нык кайгырды. Әллә артык кайгыру ярамады, әллә Сүриянең рәнҗеше төште, улы армиягә китеп, 1-2 ай узуга,  аяклары йөрмәс булды аның. Тәрәзәдән күренеп торган болында чирәм ашап йөрүче казларга, йөгерә-йөгерә чишмәдән су ташучы  хатын-кызларга кызыгып  карап утырырга гына калды хәзер.

Соңгы атналарда Фәрханәнең хәле  шактый авыраеп китте. Бик ябыкты ул, тамагына бернәрсә капмас булды. Күршеләре табиб чакырды. Ә ул карады, юаткан булды, ниндидер яңа дарулар язып калдырды. Фәрханә өчен боларның берсе дә кирәкми иде инде. Ул эчке бер сизенү белән үлем якынлашканын тоя. Хәзер аның бөтен теләге  улының исән-сау кайтуын күрү иде. Тагын 2-3 көнгә түзсә... Әнә бит, почтальон кыз, Сүриянең кызы,  кичә телеграмма китерде.

-Фәрханә апа, Ирсан җомга көнгә кайтып җитә! - дип, шатлыклы хәбәр җиткерде. Бу чибәр кызның сөенечтән балкыган йөзенә карап, ананың да күңеле күтәрелеп китте.

Менә өзелеп көткән җомга көн дә килеп җитте. Ни гаҗәп, Фәрханәнең бүген хәле башка көннәргә караганда җиңелрәк. Иртүк күрше килене Бибинур мунча ягып, Фәрханәне  мунча кертте, чәчләрен тарап үрде, бәйрәмнәрдә генә кия торган күлмәген киертте, туган көненә улы бүләк иткән яулыгын яптырды. Тамагына да әз генә булса да шулпа капты, 1-2 йотым чәй  эчте.  Тәрәзәдә очып йөргән чебенгә карап: “Әй чебен, чебенкәй, син нинди бәхетле! Рәхәтләнеп очасың, рәхәтләнеп йөрисең! Син бит миңа караганда бәхетлерәк!” - дип, ачынып уйлап куйды. Күзеннән ике тамчы яшь тәгәрәп төште. Күз яшьләрен сөрткәч, әкрен генә, бик моңлы тавыш белән җырлап җибәрде:

Түшәмдәге ярыкларны
Мин көн дә санап ятам.
Аякларым йөрмәсә дә,
Йөрәгемә кан сауса да,
Мин, улым, сине көтәм.

Шулвакыт  күрше карчыгының оныгы:

-Фәрханә апа, Ирсан абый кайтып җитте, - дип кычкырды. Түшәм һәм стеналарда “кайтты-ты-ы!” дигән тавыш яңгырады.

Фәрханә кинәт кенә сикереп торды, каядыр ашыккандай, үз аягы белән атлап китте. Ишектә яраткан бердәнбер улы - Ирсаны күренде.

-Улым, балам, бәгырь кисәгем, кайттыңмы?

Фәрханә улына таба 2-3 адым атлады. Бибинур сихерләнгән  шикелле берсүзсез  катып калды. Фәрханәнең йөзе  агарган, күзләрендә сагыш та, ана назы да бар иде. Ирсан әнисен кочаклап алды.

-Исәнме, әнкәй, мин кайттым.

Фәрханә улына бер тутырып карады да, җил-давылда сынган алмагачтай ыңгырашып, әкрен генә ава башлады. Улы аны ипләп кенә күтәреп караватына илтеп салды. Ананың йөзе ничектер авыр газапларыннан котылып, тынычланып калган кебек  иде. Ә күзләрендә әйтеп бетергесез сагыш, моң.

Иртәгесен авыл зиратында яңа кабер барлыкка килде. Кабер янында төз гәүдәле, солдат киеменнән уйчан бер егет, ә аның янында  бер гүзәл кыз - Сүриянең кызы – кабер өстенә ак розалар утырттылар.

Ә ак розалар, әкрен искән җилдә тирбәлеп, әйтерсең лә:

“Бу яшьләрнең гомер китаплары бәхетле сәгатьләрен саный-саный язылсын да язылсын. Тиз генә ябылмасын иде әле ул”, - диләр иде.

Мөнәвәрә ШӘФИГУЛЛИНА,
Зур Сәрдек авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X