Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Гомерең буе үкенерсең, аннан башка балаң да булмаска мөмкин" (язмыш)

    Әй, гомерләр узды да китте. Әйләнеп карап, ялгышларны төзәтеп, кемнәрдәндер гафу үтенергә өлгерәсе иде, өлгерәсе.

    Алар студентлар оештырган концертта таныштылар. Ләйсирә беренче курска укырга килгән, ә Дамирның соңгы елы иде. Икесе дә бер тулай торакта яшиләр икән. Ничек моңарчы очрашмаганнар, үзләре дә аптырадылар. Бик соңлап күрделәр алар бер-берсен. Инде менә Дамирның соңгы имтиханы. Укып бетергәч, шәһәрдә калды, китсәм, Ләйсирәне югалтырмын дип курыкты. Тик Ләйсирәне ничек югалтканын үзе дә аңламыйча калды. Алар юк кына сәбәптән үпкәләштеләр. Егет кыз янына бармыйчарак торды һәм шул арада икенче берәү белән танышты, озак та үтми, өйләнеп тә куйды.

    Ләйсирә егетенең өйләнүен бик авыр кичерде. Еламаган көне сирәк булгандыр. Ашамады, эчмәде, бик ябыкты, хәтта үз-үзенә кул салырга талпынган көннәре дә булды. Ләкин аны Ходай Тәгалә бу адымнан саклап калды. Моның сәбәбе бераздан билгеле булды: ул авырлы иде. Ләйсирә үзенең бу халәтен белгәч, ни шатлана, ни кайгыра алмады. Ул баланы берүзем ничек үстерермен дип борчылды. Ятимә кызның алдагы көн өчен куркуы көчлерәк булып чыкты. Ул баланы алып кайтмаска булды. Аборт ясатырга дип дәваханәгә килгән Ләйсирәгә Аллаһы Тәгалә тагы каршы төште. Операция ясый торган бүлмәдә кызны яшь кенә ир-ат табиб каршы алды. Камил, билгеле, яшь кызның мондый адымын хупламады.

    -Гомерең буе үкенерсең, аннан башка балаң да булмаска мөмкин. Туганнарың ташламаслар, ярдәм итәрләр әле үзеңә, - диде ул.

    -Минем әти-әнием дә, туганнарым да, беркемем дә юк, өч ел укыйсым бар, зинһар коткарыгыз мине бу бәладән, - дип, Ләйсирә, шашып елый-елый Камилгә ялварды. Япа-ялгыз, көчсез, чарасызлыктан тәмам гаҗиз булган бу яшь кыз Камилгә табиб буларак кына түгел, ә бәлки ир-ат буларак та бик тә кызганыч иде. Аның кызны юатасы, күңелендә ышаныч, өмет уятасы килде.

    -Ләйсирә, әйдә болай итәбез, без бу эшне бер көнгә кичектереп торыйк. Минем хәзер эш сәгатем бетә, мин сезне озатып куярмын, әгәр дә риза булсагыз, берәр кафега кереп сөйләшеп утырыр идек. Курыкма миннән, минем сиңа бары ярдәм генә итәсем килә. Мин үзем дә ялгызым гына бер кыз үстерәм, ярты ел элек авариягә очрап хатыным вафат булды. Ризамы син? - дигәч, Ләйсирә ризалыгын бирде. Камил озак көттермәде. Ак халатын салып, кап-кара костюм-чалбар, ап-ак күлмәк, кара галстук таккан ирнең ишектән чыгып килүен күргән кыз бер мәлгә югалып калды. Аның башында төрле уйлар бөтерелде: "Нинди максат белән кафега чакырды икән, белмәссең шундый "деловой" кешенең күңелендә нәрсә барлыгын". Шулай да Ләйсирә тәвәккәлләргә булды, бәлки чыннан да ярдәм итәсе киләдер, дөнья булгач андый яхшы кешеләр дә очрыйдыр әле, дип Камил каршына атлады. Куркуга караганда, өмете көчлерәк иде Ләйсирәнең. "Озак көттермәдемме, сез ризамы, риза булсагыз, әйдәгез машинага", - дип, Камил ишеккә таба атлады.

    Кафеда бик озак сөйләшеп утырдылар. Аннан чыкканда, икесенең дә күзләрендә яшерен, серле нур балкый иде. Вәгъдә иткәнчә, Камил Ләйсирәне тулай торакка кадәр озатып куйды. Икесенең дә бер-берсеннән аерыласы килмәгәне әллә каян күренеп тора. Моны үзләре сизмәделәр, ләкин читтән карап торган кешегә бу бик ачык күренә иде. Ләйсирә: "Иртәгә очрашканга кадәр", - дип саубуллашты да, кереп китте.

    Бу төнне икесе дә керфек тә какмыйча, кафеда булган сөйләшү турында уйлап чыктылар. Бигрәк тә Ләйсирә ныклы бер карарга килә алмыйча азапланды. Үзеңнең хисләреңә ышанырга кирәк дисәләр дә, ул да ялгышырга мөмкин икәнлеген аңларлык яшьтә иде Ләйсирә. Артка юл юк. Дамир белән дә бергә булу мөмкин түгел икәнен белә. Ләкин... бу ләкин сүзләрен Ләйсирәгә бу төнне күп тапкырлар кабатларга туры килде. Ичмасам, киңәш сорарга бер якын кешесе дә юк бит.

    Икенче көнне иртә белән Камилнең эш бүлмәсенә, ныклы бер карарга килеп, елмаеп килеп керде ул. Аның балкып килеп керүеннән барсын да аңлаган ир үзен күкнең җиденче катына күтәрелгәндәй хис итте.

    ...Камил дә хатыны вафатын бик авыр кичерде шул. Кызы өчен дә борчыла иде, аңа әни кирәк. Башын әйләндерергә тырышып караучылар күп булды, ләкин аларга Камилнең кызы түгел, бары ир үзе һәм эше генә кирәк иде. Шул вакыт ир бары минем ярдәмгә мохтаҗ һәм үзем кебек якын кешесен югалткан кешене генә сайлаячакмын дип үз-үзенә сүз бирде. Бу нәкъ шундый очрак, икесе дә бер-берсенең ярдәменә мохтаҗ иделәр алар.

    Кафеда булган сөйләшү турында Ләйсирә кат-кат уйлады. Камилнең кызы өчен борчылуы, аңа әни кирәк булуы турында өзгәләнеп сөйләвеннән Ләйсирәнең күзләренә яшьләр килде. "Ир-ат булса да, баласы өчен ничек өзгәләнә, ә мин - хатын-кыз, әни буласы кеше, үз баламны үзем үтерергә җыенган идем, Ходаем, кичер мине. Рәхмәт, Аллаһы Тәгаләм, мине гөнаһлардан саклаганың һәм юлымда миңа терәк булырдай ир-ат белән очраштырганың өчен. "Үзенә дә ярдәм кирәк булуын, аннан Камил дә, аның кызы да аның ярдәменә мохтаҗ икәнлеген аңлый иде Ләйсирә. "Ни өчен миңа яхшылык эшләргә, ярдәм итәргә теләгән кешегә мин дә яхшылык белән җавап бирмәскә тиеш әле", - дип уйлады ул. "Ә мәхәббәт?" Аннан: "Ә, нәрсә соң ул мәхәббәт?!" - дип кабатлады. "Мәхәббәт бер-береңне хөрмәт итү, аның өчен үзеңнән дә артык кайгыру. Ә ярату, нәрсә?" - дигән сорау куйды. Аның холкы, киенүе, елмаюы, гәүдәсе, хәрәкәте, хәтта ашавы - шушыларның берсе генә булса да сиңа ошый икән, шушы яратуга бер адым түгелме?! Ә чынлап ярату акрынлап үзе килер. Тиз килгән ярату тиз китәр, соңлап килгән гомергә җитәр", - дип белми әйтмиләрдер дип, ул үз-үзен юатты. Камилнең: "Ходай бер генә тапкыр биргән гомерне яңадан яшәү мөмкин түгел бит, Ләйсирә", - дигән сүзләрен башыннан кат-кат үткәрде. Мондый сүзләр бик якын кешесен югалтып, үзендә яңадан яшәү өчен көч таба алган, кешеләргә генә хас иде. Камил белән аралаша башлаганнан бирле Ләйсирәнең дөньяга карашы үзгәрде. Өч ай очрашып йөргәннән соң ул аңа кияүгә чыгарга ризалыгын бирде...

    И, Аллам! Киләчәкне ашыктырып, үткәннәрдән ерагаерга тырышып яши-яши күпме гомер узган да киткән. Камилнең кызы Сәнифә бүген инде кияүдә, бер кыз үстерә. Ләйсирәнең улы Алмазга да 25 яшь. Әтисе тәрбиясе нәтиҗәсе булдымы, ул да Камил кебек кеше сәламәтлеге өчен көрәшә. Ә уртак балалары Илназ быел унберенче сыйныфны тәмамлый.

    Үткәннәр еракта калды, онытыла башлаган яралар төзәлде дигәндә генә...

    Менә өченче көн инде Камил аңсыз ята. Көн-төн Ләйсирә аның яныннан бер минутка да китми. Табибның: "Күңелегезне бик өметләндермәгез, барысына да әзер булыгыз, ул бары аппарат белән генә сулый, йөрәге күпмегә түзәр", - дигән сүзләре белән килешми ул. "Юк, юк, ул яшәргә тиеш. Күпме кешенең гомерен саклап калган табиб үзенең гомере өчен дә көрәшә ала. Камил, син безне калдырып китәргә тиеш түгел. Синнән калсам, мин яши алмаячакмын". Ләйсирә Камилнең битләреннән, чәчләреннән үбә, үзе елый-елый Ходайга ялвара. "Зинһар, Аллаһы Тәгаләм, аерма безне, без бит бер-беребезне яратып, бер-беребез өчен кирәк булуыбызны тоеп, әле яңа яши генә башлаган идек". Шашар дәрәҗәгә җиткән Ләйсирәне күргән шәфкать туташы Алмазны чакырырга йөгерде. Алмаз, уколлар ясап, чак әнисен тынычландырды. "Әни, сиңа ял итәргә кирәк, өч көн бит инде аяк өсте йөрисең. Өйгә кайтып әзрәк ял итеп алыр идең. Әти янында шәфкать туташы торыр, берәр үзгәреш булса, мин монда бит, ул миңа әйтер. Сәнифә апа да бер сәгатьтән поезддан төшәм, туры әти янына киләм диде. Бар кайт инде, әни". Шул вакыт ишектән, йөзеннән нур бөркелеп торган, мөлаем бер карт килеп керде. Ул керүгә, бүлмәләр яктырып, сулыш алулары җиңеләеп киткәндәй булды. "Әссәламугаләйкүм", - дип сәлам бирде ул.

    -Мин имам булам, монда күрше бүлмәдә генә минем бертуган энем ята, аның хәлен белергә килгән идем. Ул миңа: "Бу бүлмәдә бик авыр хәлдә бер авыру бар, шуның янына кереп догалар укып чык әле", - диде. Сез бу авыруның хатыны буласызмы?" "Әйе" диде Ләйсирә күз яшьләренә буылып. Аннан карт Алмазга карап:

    -Әгәр сез рөхсәт итсәгез, хатыны да каршы килмәсә мин бу кешегә "ясин", укыр идем. Ялгыш уйламагыз, мин үлем чакырмыйм, мин укыган "ясин"нән соң күп кеше күзләрен ача, хәле җиңеләеп кала. "Алмаз әнисенә карады, Ләйсирә ризалыгын биреп баш какты.

    -Мин бу авыруның улы булам. Әтием дә табиб иде. Гомере буе үз эшенә тугры булып көн белән төнне аямыйча кешеләр гомере өчен көрәште. Бүген көчсез, үзе ярдәмгә мохтаҗ. Ләкин мин табиб булсам да берни эшли алмыйм, барсы да Аллаһы Тәгалә кулында. Бәлки, сезнең догаларыгызның ярдәме тияр, - дип Алмаз да ризалыгын бирде. Имам, авыру янына килеп утырды да, моңлы, йомшак тавыш белән "ясин" сүрәсен укый башлады. Картның йөз-кыяфәте генә түгел, тавышы да бик матур, таш булып каткан йөрәкләрне дә эретерлек, күңелләрне нечкәртерлек иде. Ләйсирәнең күзләреннән яшь туктамады. Әтисенә берничек тә ярдәм итә алмавыннан, әллә дога күңелен нечкәрттеме, Алмазның да тамагына төеп утырды. Укып бетереп имам дога кылды да Ләйсирә белән Алмазга: "Балалар, барсы да Аллаһы Тәгалә кулында, сорагыз аннан, сорагыз. Сораганнарга ул рәхим-шәфкатьле", - дип саубуллашып чыгып китте. Бик авыр хәлдә бер авыру алып килделәр дип, Алмазны да чакырып алдылар. Ләйсирә күз яшьләрен сөртә-сөртә Камил янәшәсенә килеп утырды. "Камил китмә ташлама, җаным, син көчле, бирешмә зинһар", - дип елый-елый аның урынын төзәткәләп, кулларын туңмасын дип җәймә эченә тыгып куйды. Аякларын төргәндә, Камил аягын тартып куйгандай булды. Ләйсирә, сискәнеп, Камилгә карады, аның күзләре ачык иде. "Ярабби Ходаем, Аллаһы Тәгаләм, мең рәхмәт сиңа, мине ишектән өчен" хатын шул сүзләрне кабатлый-кабатлый иренең битләреннән, чәчләреннән сыпыра, нишләгәнен дә, нәрсә эшләргә кирәген дә аңламый иде. Сөенеченнән тилерер дәрәҗәгә җиткән Ләйсирәне, ишеткән килеп керүче Сәнифәнең. "Нишлисең, әни?" - дигән тавышы гына айнытты. "Кызым, кызым, әтиең күзләрен ачты, Аллага шөкер, ул исән, ул яшәячәк, балам", - дип кызын кочаклаган Ләйсирәгә әллә нәрсә булды, шул арада ул аңын югалтты. Сәнифә Алмазның телефон номерын җыйды. Алмаз тиз килеп җитте. Әнисен күрше бүлмәдәге буш караватка алып кереп яткырды. Табиб буларак аңлый, әнисе арыды, аңа ял кирәк. Шәфкать туташына нинди укол ясыйсын аңлатты да, әнисе янында Сәнифә апасын калдырып, үзе әтисе янына керде. Камил аңына килгән, ләкин сөйләшә алмый, сораганга керфек кагып кына җавап бирде. Әтисен кочаклап озак елады. Әтисен югалтудан җаны-тәне белән курыкты ул. Камилнең дә күзләреннән борчак-борчак яшьләре тәгәрәде. Их, куллары күтәрелсә ул да улын кысып-кысып кочаклар иде. Булыр әле кочаклаган вакытлары да, болай булгач ул яшәячәк.

    Кабаттан яшәргә өйрәнә-өйрәнә 6 ай вакыт узып та китте. Камил әкрен генә йөрергә өйрәнеп килә, сөйләшүләре дә аңлашыла башлады, кулына тоткан әйберләре дә төшеп китми инде хәзер. Якыннарына күрсәтмичә эчтән генә елаган, әрни-әрни елаган вакытлары күп булды аның. Андый авыр вакытлары әкрен генә узып, артта калып бара. Алдагысын Алла белә, язмышны алдап булмый. Сукранып яшисеңме, шөкер итепме - барысы да үзебезнең ихтыярда.

    Бүген Ләйсирә бик яхшы кәеф белән йокысыннан уянды. Вак-төяк эшләрен карады да, кибетләрдә йөреп керергә булды. Ашыга-ашыга киенде дә (нәрсәгә ашыгуын үзе дә аңламый иде), урамга чыкты. Ә урамда тынгысыз җил болытларны куа-куа, җиргә яңгыр яудыра. Урамдагы һәр хатын-кызның баш өстендә аллы-гөлле зонтиклар. Көзнең салкын яңгыры да кешеләрне куркытмаган. Һәркем каядыр ашыга. Салкын Ләйсирәне дә куркытмады, бары зонтик алмаганына гына үкенеп куйды. Аның кәефен бүген бернәрсә дә боза алмас шикелле иде. Кызу-кызу атлап, тып-тын яуган яңгыр астында барганда "Энҗе бөртегем" дигән тавыш ишетелеп киткәндәй булды. Ләйсирә туктап калды, ләкин борылып карарга кыюлыгы җитмичә юлын дәвам итте. "Энҗе бөртегем" кычкырыбрак әйтелгән тавыш аны туктарга мәҗбүр итте. Аңа болай итеп бары бер генә кеше эндәшә иде: "Ярабби Ходаем, әллә ул микән, әллә башка кешегә эндәштеләрме?". "Энҗе бөртегем". Өченче мәртәбә әйтелгән бу сүздән соң, Ләйсирә артына борылып карамыйча булдыра алмады. Күзләре белән тирә-якны күзәтеп чыкты, ләкин таныш бер кешене дә күрмәде. Бары сакал-мыек баскан, башына бүрек, өстенә иске бишмәт кигән берәүдән башка, аңа карап торучы кеше юк иде. Бу сәер кешедән таныш чалымнар эзләп карады, юк, бу ул түгел. "Әллә танымадың инде, Ләйсирә?" - дип аңа каршы атлап килә башлагач кына, аның кем булуына төшенде. Әйе, ул иде бу. Аның дөньясын, тормышын, яшьлеген астын өскә китергән кеше, беренче мәхәббәте Дамир иде. Ләйсирәнең күз алдыннан ялгыз калып, адашып, каңгырап йөргән чаклары узып китте. Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым диләр. Ләкин Ләйсирә бу адымны атламый. Яратуын учларына кысып яши ул. Яратканда хыянәт күпкә ачырак икән. Ләйсирәнең күзләрендә бер мизгелгә генә моңсулык чагылып алды да, шунда ук юкка чыкты. Элеккеге кимсетелгән, ташланган хатын-кыз - бүген кемнеңдер кадерлесе. Язмыштан узмыш юк диюләр дә, бәхетсезлек килмичә бәхеткә ирешеп булмый диюләре дә дөрес икән. Аңа бу кеше белән үз язмышын бәйләргә туры килгән булса, чын мәхәббәтнең, бәхетнең, гаилә бәхетенең нәрсә икәнлеген дә белмичә яшәгән булыр иде. Бүгенге көндә "бәхетемне күпсенә күрмә" дип Ходайга рәхмәт укып, сөекле хатын, кадерле әни булып яшәве белән барыбер дә ул шушы кешегә рәхмәтле. Ул китергән бәхетсезлек аша атлап чыгып, бүгенге көндә рәхәттә яшәве шуның нәтиҗәсе түгелме?!

    -Исәнме, Ләйсирә?!

    Аның күзләрендә сөенечле чаткылар ялтырый. Күрәсең, Дамир Ләйсирәне башка очрата алуына өметләнмәгән булган. Хәзер менә сусаган кеше су эчкәндә нинди халәттә булса, ул да шундый халәт кичерә иде. "Энҗе бөртегем, гафу ит мине. Теге вакытта нишләгәнемне аңлаганда соң иде инде. Өйләнгәннең икенче көнендә зур хата ясаганымны аңладым. Уңга китәргәме, сулгамы - нишләргә дә белмәдем. Акылны җиңеп, йөрәк кушканча хәл итәргә тәвәккәллегем җитмәде. Мәхәббәтем өчен көрәшә белмәдем. Киләчәктә сөю газапларында янасымны башыма да китермәгәнмен. Инде башка беркайчан да очраша алмаячакбыз дип яши идем. Көтмәгәндә кулыма бер газета килеп керде. Анда минем яшьлектәге фотом. Сораша торгач белдем, ул синең улың икән. Без аерылышкач ук кияүгә чыккансың. Хәзергәчә аңлый алмыйм, ни өчен ул миңа охшаган?" Ул Ләйсирәдән күзләрен дә алмый, үзе теләгән җавапны ишетәсе килә. Гомере буе бу очрашудан куркып яшәгән Ләйсирә, мондый сорау көтмәгән иде.

    -Миңа башка "энҗе бөртегем" дип дәшмә. Мин күптән инде синең энҗең түгел. 25 ел элек җимергән хисләремне хәзер таптап күмәр өчен мине эзләдеңме? Әйе, яшермим, ул синең улың. Очрашмагыз да дип әйтмим, улым үзе хәл итәр. Алмаз бик яхшы әти тәрбиясе алган бала. Ләкин синең белән минем юллар башка беркайчан да очрашмаячак. Күрәм, язмыш синең башыңнан сыйпап яшәтмәгән. Рәнҗеш үзенең иясен барыбер эзләп таба шул. Минем элеккеге, синең хәзерге яраларыбызны кузгалтмыйча саубуллашыйк. Хуш, Дамир, - дип әйтергә дә өлгермәде, яннарына бер машина килеп туктады. Аннан Алмаз чыкты. Әнисе янындагы кешене күрүгә, ул әллә нишләп китте. "Исәнмесез", - диде дә Дамирга, әнисенә карап: "Әни, син кибетләргә чыккан идеңме, әле кайтмыйсыңмы, минем өйгә кайтышым иде", - диде. Ләйсирә ике ут арасында калды. Ике кешенең дә сораулы карашы аңа төбәлгән. Бераздан үзен кулга алып: "Улым, таныш бул. Бу синең үз әтиең Дамир. Минем яшьлек хатам. Ләкин син аны да, мине дә гаепләргә ашыкма. Кичерә алсаң, балам, кичер мине. Дамир да синең барлыгыңны белмәде, әле яңа гына ишетте. Минем аның белән башка сөйләшер сүзем юк, сезнең икегезне генә калдырам, мине өйдә әтиең көтә һәм шулай ук сине дә. Улым, ялгышма, ихласлыкны - ялганнан, яхшылыкны - начарлыктан аера белергә өйрәткәнбездер дип уйлыйм".

    Ләйсирә кемнәндер качарга теләгәндәй өенә йөгереп-йөгереп кайтты. Атылып килеп кергән хатынын күргән Камил "ни булды" дип сорамыйча булдыра алмады. Ул юлда Дамирны очратуын, алар янына Алмазның килеп туктавын, аннан Алмазга ул синең үз әтиең дип әйтүдән башка чара калмавын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Ата белән ананы хәзер икесендә бары бер нәрсә борчый: уллары нәрсә әйтер. Алмаз төшке ашка кайтмагач, аларның борчылулары арта гына барды. Әле ярый кече уллары башка шәһәрдә укуда, аңа ничек аңлатырлар иде. Кич белән ишектән елмаеп килеп кергән улларын күргәч, алар җиңел сулап куйдылар. Алмаз киемнәрен алмаштырып бүлмәсеннән чыкты да, әтисенә кулын сузды. Алар бер-берсенең җилкәсеннән коча-коча әзрәк кына кочаклашып тордылар. Камилнең күңеле нечкәреп күзләре яшьләнде, улы аны сайлаган, шуңа яшьләрен тыя алмады. Ләйсирә икесен дә чәйгә чакырды. Өстәл янында сөйләшүне Камил башлады.

    -Улым, тормышта төрле хәлләр була, кеше гомере буе яшәргә өйрәнә, һәркем үзенчә яши, үзенчә ялгыша, үзенчә бәхетен таба. Без дә әниең белән танышканда икебезнең дә бик авыр вакытлар иде. Ходай Тәгалә безне үзе очраштырды дисәк тә була. Әниең тормышның ямен югалта бара башлаган, ә мин беренче хатыным вафат булганнан соң, кечкенә кызым белән тол калып, чарасызлыктан нишләргә дә белмәгән вакытларыбыз иде. Җиңел булды димим, ләкин бер-беребезнең хис-тойгыларыбызны хөрмәт итеп яшәгәч, алай ук авыр булмады. Безнең бөтен гаилә хәлен белеп торган, күпне күргән күрше картының киңәше ярдәм итте дияр идем. "Балалар, авырлыкларга сабыр итеп, акыл белән яшәүчеләргә җиңеллек барыбер килә, андыйларның картлыгы шатлыклы була, сабыр итегез", - дигән сүзләре бүгенгедәй хәтеремдә. Аллага шөкер, авыруымны да җиңәргә әниеңнең мәхәббәте, яратуы ярдәм итте. Ләйсирә өстәл яныннан торып, ире янына килеп басты, аның иңнәреннән кочып:

    -Камил, без синең белән миһербанлы, шәфкатьле балалар тәрбияләп үстердек. Аллаһы Тәгаләмә мең рәхмәт, юлымда сине очратканы өчен. Синең киң җилкәң артында бәхетле, сөекле, яраткан хатын булып яшәү җиңел булды миңа. Бервакытта да мине башлап түмгәкле җиргә бастырмадың, иң беренче үзең басып карадың, аннан гына мине бастыра идең. Син мине генә түгел, улымны да яраттың, аның өчен дә җаныңны бирергә әзер идең. Син гаиләнең кадерен белә торган ир булдың". Аннан Алмазга карап:

    -Улым, нишләп берсүз дә дәшмисең?

    Алмаз утырган җиреннән әтисенең җилкәсенә кулын куйды да:

    -Әни, ир-егетләр өчен әти берәү генә була, менә ул минем әтием, - дип Камилнең җилкәсенә башын куйды. - Аның тормышы мактанырлык булмаган, балалары да юк. Шуңа күрә газетадан күрү белән мине эзләгән. "Мин синең атаң, син мине карарга тиеш, ата кешене карау баланың бурычы", - дигән сүзләре белән килешмәсәм дә, мин аны кызгандым.

    "Балам, син аңа бурычлы түгел", - дигән әнисе сүзенә каршы: "Әни, мин бит Камил әти тәрбиясе алган бала, үзегез өйрәттегез бит, сезнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне ярдәмегездән ташламагыз", - дип.

    Көз. Җилле көн. Дамир тәрәзә каршына баскан да, карт тупыл агачыннан берөзлексез сары яфраклар коелганын карап тора. Алар телләр-теләмәс кенә агачтан аерылып, тирбәлә-тирбәлә төшәләр. Ул яфраклар мәңгегә шунда калыр инде. Кеше гомере дә шулай, гомер агачыннан еллар берәм-берәм китә тора. Кире кайтмаска, әйе, кире кайтмаска. Күпләр гомерен туган көннәр белән саный, ә кемнәрдер үз гомерен язлар белән саный. Дамир гына нигәдер гомерен шыксыз көзләр белән саный. Аның тормышындагы бар вакыйгалар да көзләр белән бәйләнгән шул. Ләйсирә белән танышуы да көз көне иде. Аерылуы да көз көне булды. Инде менә улы белән беренче тапкыр очрашуы да көз көне. Аның белән очрашмаган булса, суык кышларны ничек чыккан булыр иде. Хатыны куып чыгарганнан соң, ул урамда калды. "Әти" дип әйтмәсә дә, ата хакын хаклап яши. Аллага шөкер, менә хәзер кечкенә генә булса да үз йорты бар. Иртә-кич хәлен белеп чыга. Аның килгәнен Дамир дүрт күз белән көтеп тора. Намазга басарга да исәбе бар иде, нигәдер бу арада саулыгы какшап тора әле. Әллә алып китәргә маташалар.

    Урамда тагы көз...

    Әй, гомерләр узды да китте. Әйләнеп карап, ялгышларны төзәтеп, кемнәрдәндер гафу үтенергә өлгерәсе иде, өлгерәсе.

    Фәридә ХИСАМОВА

     

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: