Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Бәхет кошы (тормыштан булган хәлгә нигезләнеп язылган хикәя)

- Ухх-ха-ха-ха!!! Булды бит бу, хатын, ә, ух, булды! Тәки ирештем үз дигәнемә...

Интекте Газинур белән хатыны, һай, интекте! Тормышларының көе  булмауның сәбәбе ирнең авыр холкында иде: кызу канлы, тиз кабынучан, үтә дә сабырсыз кеше белән яшәү Әнисәгә шактый авырга туры килде. Тыныч булганда үзе болай начар да түгел инде иптәше, ләкин юк кына нәрсә өчен күзләрен зурайтып кычкыра башлавы, күңеленә ярамаган ялгыш сүзгә дөньядагы кабахәт сүзләрнең иң саллылары белән шашынып җавап кайтарулары йомшак табигатьле  хатынның тәмам үзәгенә үткән иде. Соңгы вакытта “инде башка түзеп булмас” дигән уй аның күңеленә аеруча еш килә. Ләкин унике ел бергә яшәгәннән соң, ике бала белән ничек төп нигезгә кайтып керергә кирәк? Саулыклары какшап торган өлкән яшьтәге әти-әнисен борчымыйм дип тә, балаларны ятим итәсе килмәү сәбәпле дә, Әнисә холыксыз иренең кыланмышларына түзеп яшәде. Унбер яшьлек кызлары Ләйлә, әтисе чираттагы “концертын” куя башласа, озак уйлап тормыйча, авылның түбән очында яшәүче әбисенә (Газинурның әнкәсенә) китә дә бара, кайвакыт берәр атна шунда торып кайта. Ә  җиде яшьлек Самат... Аның өйдә чыккан тавышка әллә ни исе китми иде. Алай гына да түгел, ул нигәдер әтисен бик якын итте. Ир бала булгангадыр, малай әтисе янында гаражда мәш килергә, инструментлары белән уйнарга ярата. Дөрес, кайвакытларда Газинур, бала дип тә тормыйча, ниндидер ширлекләре өчен “эләктереп”, улын әнисе янына елатып кертеп җибәрә, ләкин Самат бәләкәйдән кызыксынучан, техниканы үз итә торган малай булып үскәнгә, бернигә карамастан әтисе янында бөтерелү мөмкинлегенә сабыйларча ихлас шатлана.

Беркөнне Газинур эшеннән гадәттәге вакыттан бераз соңарып кайтты. Йөзе кызарып, күзләре сөенечле ялтырап торган ирен күрүгә, Әнисә: “Әллә тагын салып кайтканмы... Эчмәгәненә байтак вакыт узган иде, тагын тотынды микән?” – дип, хафаланып уйлап куярга өлгермәде, җәмәгате, ике учын бер-берсенә бәреп ышкый-ышкый, шар ярып сөйли башлады:

- Ухх-ха-ха-ха!!! Булды бит бу, хатын, ә, ух, булды! Тәки ирештем үз дигәнемә: иртәгә яңа машина алам!  

Соңгы елларда Газинур чит ил машинасы алам дип, бик хыялланып йөрде.  Инде шактый тузган “девятка”сында йөрүдән туйган ир, “тимер ат”ын алыштыра алмавыннан гарьләнеп, еш кына якыннарына “спектакльләр” куйгалады: хатынына да, балаларына да бер сәбәпсезгә кычкырды, җикеренде, шуңа күрә бу хәбәрне ишетүгә, Әнисә эчтән генә куанып: “И-и, Аллага шөкер, бәлки хәзер тынычланыр да өйдәге “давыл-бураннар” басылыр...” - дип, үзалдына өметләнеп куйды.

Чыннан да, машина алгач, Газинур тынычланып киткәндәй булды: көмеш төсендәге өр-яңа “Киа Рио”сында йөреп кайтканнан соң, өйгә бик канәгать кыяфәт белән керә, кычкырмыйча-нитмичә, тупас кыланмыйча ашарга утыра,  ипләп кенә сөйләшә, хәтта шаярып та ала. Бу хәлләргә Әнисә сөенеп туя алмый иде. Ә инде Самат! Яңа машина алгач, әтисе аның өчен әкиятләрдәге патшалардан да дәрәҗәлерәк зур шәхескә,  иптәшләре алдында мактанырлык чын горурлыкка әверелде. Ә әтисе машинасына утыртып кайдадыр алып барса, бу мәлдә Самат үзен дөньядагы  иң бәхетле кеше дип хис итте... 

 

Көн артыннан көн узды. Шулай тыныч кына яшәп ятканда, бер кичне Газинур кәефе кырылып кайтты...

Дәвамы бар

Ришат КУРАМШИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk