Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бәхет кошы (дәвамы)

    - Их, җүләр, җүләр... Нишләдең син күрше, ә? Нишләдең... - дия-дия, Илдар кухнядан зур пычак ала да, урындыкка менеп, бауны кисеп җибәрә. Гәүдә идәнгә төшүгә, Газинурның гырылдаган тавышы ишетелә.

    Язгы кояш зәүвәл чигенә җитеп: “Көчле, гайрәтле чакларым әле алда, миңа ияләнеп әзерләнә торыгыз!” - дигән сыман кыздырыпмы-кыздыра. Көннең коры, җылы булуыннан файдаланып калырга тырышкан авыл халкы, төрле мәшәкатькә чумып, мәш килде: кемдер ишегалдында маташты, кемдер бакчада казынды, кемдер исә капка алдын себереп, җыештыргалап йөри иде. Нурисә  капка төпләрен җыештырып бетерәм дигәндә, урамда мәктәптән кайтучы балалар күренде. Күрше кызы Ләйлә үз капка турысына килеп җиткәч, Нурисә, иртәнге хәлләрне исенә төшереп, аңа сүз катты:

    - Балакаем, әниеңне энекәшең белән бүлнискә салдылар, бүген әбиеңә барып кунсаң хәерлерәк булыр...

    Тәфсилләп сораштырып тормыйча, Ләйлә үз капкаларына таба атлады. Ире Илдар Газинурның нинди хәлдә калганын сөйләгәнгә күрә, Нурисә кыз баланы әтисе янына ничек тә кертмәскә, аның белән күрештермәскә булды:

    -  Син ни.. хәзер кереп торма инде... Бар, балам, бар, хәзер үк әбиеңә кайт...

    Ләйлә бермәлгә туктап уйланып торды да, әтисенең кичтән үк кәефе булмаганын исенә төшереп, башта борылып китәргә талпынды, соңыннан исә:

    - Юк, апа, хәзер үк китмим. Әтиемне күреп сөйләшим, бәлки әнигә ниндидер ярдәм кирәктер... - диде дә, капканы ачып, ишегалдына кереп китте. Нурисә, андый-мондый хәл булмагае дип, бераз шомланып, урынында басып калды. Бер минут та үтмәде – агарынып, калтыранып беткән кыз капка алдына йөгереп чыкты һәм, тыны кысыла-кысыла, Нурисәгә дәшеп: “Апа... анда... анда... әти...” - дип елый башлады.

    Нурисә: “Нәрсә булды, нәрсә?” - дип, кат-кат соравына карамастан, Ләйлә, төгәл аңлатма бирә алмыйча, калтыранып елавын дәвам итте.

    - Хәзер, монда гына басып тор! - дип боерып, Нурисә тизрәк өенә кереп китте, җәмәгате Илдарга эндәшкәч, икесе дә күрше йортка ашыкты. Өйгә керүгә, алар уң як бүлмәнең матчасында бауда асылынып торган Газинурны күрә.

    - Их, җүләр, җүләр... Нишләдең син күрше, ә? Нишләдең... - дия-дия, Илдар кухнядан зур пычак ала да, урындыкка менеп, бауны кисеп җибәрә. Гәүдә идәнгә төшүгә, Газинурның гырылдаган тавышы ишетелә.

    -  Исән бугай бу! - диеп, Илдар идәндә яткан ирнең күлмәк изүен чишеп җибәрә, аннары Нурисәгә чүпрәк белән калак табып китерергә куша,  чүпрәкне калак сабына чорный да авыз һәм тамактагы күбекне пакьләп ала. Соңыннан, йөрәгенә массаж ясап, ясалма сулыш алдырта башлый.

     - И, Аллаһның рәхмәте... исән!.. Ә тагын берничә минутка соңга калган булсак...

    Нурисә әллә куркуыннан, әллә сөенеченнән елый иде. Аңына килгән Газинур нәрсәдер әйтергә талпынып күтәрелмәкче була, ләкин хәле китеп, янә  идәнгә ава...

     

    ...Әлһәәкүмүттәкәәсүр... Хәттәә зүртүмүл мәкаабиир...

       Күзләре әле йомык булса да, Газинур кемнеңдер ишетелер-ишетелмәс тавыш белән дога укуыннан уянып китте. “Нинди рәхәт, күңелгә ятышлы аваз бу!” - дип уйлап куйса да, аның җаны бик авыр тоелган, фаҗигале, хәтта тетрәндергеч халәттән әрни иде. Үзе белән булган хәлне исенә төшергәч, ул хәзер ял итеп ятканын түгел, ә гомер сукмагының бер сикәлтәле урынында абынып егылганын һәм коточкыч куркыныч чокырның төбендә ятуын абайлады.  

       - Дөнья малын күбәйтергә тырышуыгыз сезне мавыктыра – үлеп кабергә кергәнегезгә хәтле... - дип тәрҗемә итте таныш тавыш алдарак гарәпчә яңгыраган сүзләрне һәм матур, тынычландыра торган мәкам белән янә гарәпчәсен сузды:

    - Кәлләә сәүфә тәгләмүүнә сүммә кәлләә сәүфә тәгләмүүн...

    Күзен ачып җибәрүгә, Газинур күрше Илдарны күрә. Кулында Коръән тәфсире тотып утырган Илдар, китаптагы юллар буенча бармагы белән күрсәтеп бара-бара, шушы аятьләрнең дә тәрҗемәсен укыды:

    - Юк, сез моны тиздән аңлаячаксыз! Аһ, юк! Тиздән сез алданганыгызны беләчәксез!

    - Син?.. Күрше... - диде Газинур әкрен, хәлсез тавыш белән, иреннәрен бер-берсеннән аермыйча. Аның тавышы авызыннан түгел, ә кайдандыр эчтән, күкрәк төпкеленнән чыга иде сыман. Тонык карашын Илдарга төбәп, Газинур, гаҗәпләнүен белдереп:  “Син догалар укый беләсеңмени?” - дип сорап куйды.

    Илдар, укуын дәвам итеп, башта җавап бирмәде – башлаган сүрәсен укып бетергәч кенә китабын япты да:

    - Бу дога түгел, күрше, бу – Коръән! - дип җавап бирде.

    - Коръән... - дип кабатлады Газинур, һәм аның зәгыйфь тавышы белән әйтелгән әлеге серле сүзе шул мәлдә дәваханә палатасын күркәм аһәңе белән яңгыратты, хәтта яктыртып җибәрде шикелле.  – Күптән укый башладыңмы?

    - Быел кыш буе кичләрен мәчеткә йөрдем, Әхмәдулла хәзрәт дәресләрендә катнашып, Коръәнне дә, намаз уку тәртибен дә өйрәндек без, Аллага шөкер...

    - Матур укыйсың, - диде Газинур, озын кышкы кичләрдә күп вакытын телевизор каршында үткәрүен исенә төшереп. Шул мизгелдә ул үз йортын, аңа ямь кундырып торган хатынын, балаларын  күз алдына китерде һәм кыяр-кыймас кына:

    - Әнисә белән Самат ничек икән анда? - дип сорау бирде.

    - Әнисә әйбәт, Саматның хәле генә шәптән түгел: катлаулы операция таләп ителә, диделәр.

    Газинур, күзләрен йомып, бераз дәшмичә ятты, аннары башын Илдарга таба борып, куркып кына сорау бирде:

    - Өметлеме соң? Табиблар нәрсә диләр?

    - Булмаслык түгел, диделәр, ләкин... – Илдар башын аска иеп сүзсез  калды. Күршесе җиткергән хәбәрнең беренче өлеше Газинурны канатландырган булса, икенче өлеше пошаманга салды. Шуңа күрәдер ул, башында ике хиснең бергә сикерешүенә түзә алмыйча, күтәрелергә талпынып, Илдарның кулына ябышты:

    - Нәрсә “ләкин”? Әйт, нәрсә “ләкин”?

    - Малайның нерв җепселләренә зур зыян килгән, шуңа күрә Мәскәү нейрохирургларының операция ясавы кирәк, ә анда үзең беләсең: зур күләмдә акча сорыйлар.

    Газинур, караватка ятып, йөзен ике учы белән каплады да, тирән сулыш алып, ыңгырашып куйды. Аннары кулларын битеннән төшереп, хәвефле соравын бирде:

    - Күпме сорыйлар соң? Ничә миллион?

    - Миллион ук түгел, нибары 650 мең генә, - диде Илдар, әллә тынычландырып, әллә зәһәрләнеп.

    Карашын түшәмдәге бушлыкка төбәп, Газинур уйга талды. Илдар да нәрсә әйтергә белмичә, сүзсез утыра бирде. Бераз вакыт шулай тынлыкта үтте. Кинәт нәрсәдер исенә төшереп, Газинур, күршесенә карап, карлыккан, әмма инде нык, ышанычлы тавыш белән әйтте:

    - Була, табам мин ул акчаны!  

    - Каян? - дип сорап куйды Илдар. – Миллион булмаса да, кечкенә сумма түгел бит... 

    - Машинамны сатам... - диде Газинур. – Аны бераз гына ремонтлыйсы да, чалт иткән өр-яңа машина ул... Мин аны как раз алты йөз меңгә алган идем. Күпмегә сатылыр – калганы ничек тә табылыр әле...

       - Ярар, күрше, бик хуп, - дип куәтләде аның ниятен  Илдар. – Тик табиблар бик нык ашыктыра, ә сине моннан берничә көнсез чыгармаслардыр әле...

    - Безнең өй ачкычы кемдә икән?

    - Миндә...

    - Алайса син болай ит әле: өйгә кергәч тә, элгечтә кара күн куртка эленеп тора, уң кесәсендә - машина ачкычы... Шуны ал да машинаны автосервиска илтеп куй. Район гәҗитенә “машина сатыла” дип игълан бир. Аллаһ боерса, мин, бер-ике көннән кайтып, калганын үзем хәл итеп бетерермен...  Аннары, ни... Мин чыккач, бергә мәчеткә барырбыз әле... Хәзрәт белән сөйләшәсе сүзем бар...

    Дәвамы бар

    Реклама

    Ришат КУРАМШИН

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: