Тозлы кәбестә әзерлибез
Әйтер сүзем бар...

Тозлы кәбестә әзерлибез

2 кг кәбестә, 2 кишер, 1 баш сарымсак. Тозлык: 1 л суга 1әр стакан үсемлек мае, 6 %лы аш серкәсе һәм шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз. Кәбестәне саламлап турарга, кишерне кореяча салат әзерли торган угыч аша уарга, сарымсак изәргә. Барысын бергә эмаль савытка салып болгатырга. Тозлык өчен кайнап торган...

2 кг кәбестә, 2 кишер, 1 баш сарымсак.

Тозлык: 1 л суга 1әр стакан үсемлек мае, 6 %лы аш серкәсе һәм шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз.

Кәбестәне саламлап турарга, кишерне кореяча салат әзерли торган угыч аша уарга, сарымсак изәргә. Барысын бергә эмаль савытка салып болгатырга.
Тозлык өчен кайнап торган суга тоз белән шикәр салырга. Алар эреп беткәч, суны уттан алырга һәм үсемлек мае, аш серкәсе салып болгатырга.
Кәбестәгә кайнар тозлык коеп, капкач капларга һәм 3 тәүлеккә салкынча урынга куярга.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев