Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтәч һәм алтын коронка

Узып киткән әтәч елын искә алып, күп еллар элек булган вакыйганы бәян итәсем килә.

Минем әле яшь килен булган чакларым. Безнең йорт белән рәттән авыл халкына хезмәт күрсәтүче медпункт бар иде. Кайнанамның кодагые Вера апа шунда шәфкать туташы булып эшләде.

Жәйге матур көн. Йорт тирәсендәге эшләрдән бушагач, әни белән баскыч төбендәге эскәмиягә ял итәргә утырдык. Кесәдә көнбагыш та бар иде. Безнең тирәдә көнбагышлар белән сыйланып, бройлер әтәч тә үзенең тавыклары белән таптана. Сөйләшә-сөйләшә көнбагыш чиерткәндә кодагыебыз килеп керде. Хәл-әхвәлләр сорашкан арада, Вера кодагыебызның куелган алтын теш коронкасы ялгыш авызыннан төшеп киткән икән. "Шушында гына төште бит", - дия дия барыбыз да яшел чирәм арасыннан алтын теш эзләргә керештек. Ләкин күпме генә тырышсак та таба алмадык.

Кичке ашка дип, әни бер тавыкны суярга уйлады. "Менә монысы бигрәк симез күренә", - дип, араларыннан бер зуррак әтәчне эләктереп тә алды. Инде эшен бетереп килгәндә, бүтәкә эченнән кодагыебызның алтын коронкасы килеп чыкмасынмы! Ишегалдында җим чүпләп йөргәндә кабып йоткан булган инде ул аны.

Үзенә язган булгач, мал үз хуҗасына кире әйләнеп кайтты.

Фото: draft.blogger.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk