Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Саналган җиләк

Бакчаларда җиләкләр өлгергән чак. Шул уңайдан гаиләбездә элек булган бер кызык хәл искә төште. Җәйнең матур бер көнендә, иртә белән эшкә китәр алдыннан улыма: "Мин эштә вакытта, иптәшләреңне җыеп, бакчада җиләкләрне өзеп, таптап йөрмәгез тагын. Мин аларны санадым, кайткач, тагын санармын", - дип китеп бардым. Улыма 7-8 яшь тирәсе иде....

Бакчаларда җиләкләр өлгергән чак. Шул уңайдан гаиләбездә элек булган бер кызык хәл искә төште. Җәйнең матур бер көнендә, иртә белән эшкә китәр алдыннан улыма: "Мин эштә вакытта, иптәшләреңне җыеп, бакчада җиләкләрне өзеп, таптап йөрмәгез тагын. Мин аларны санадым, кайткач, тагын санармын", - дип китеп бардым. Улыма 7-8 яшь тирәсе иде. Ул мине: "Ярар, ярар", - дип озатып калды.

Төш вакытлары узгач, авылдан, мотоциклга атланып, Самат бабай килеп җитә. Бабай улыма әбисе биреп җибәргән күчтәнәчләрен тапшыргач, бакчаны карарга дип чыгып китә. Ә андагы җиләкләрнең матурлыгы! Ул берәм-берәм җиләкләрне өзеп, авызына капканда оныгы: "Бабай, өзмә-өзмә аларны, әти җиләкләрне санап китте бит", - ди. Самат бабай рәхәтләнеп көлеп, тагын бер уч җиләк җыеп ала да, анысын улыма бирә. "Әтиең эштән кайткач, мин аңа ничә җиләк өзгәнемне үзем әйтермен", - дип, тагын бер рәхәтләнеп көлеп китеп бара.

Мурат, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев