Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лубянга мал табибы кирәк

-Хәзер мал-туарлар абзарларга керде, авырта башладылар. Әмма безнең Лубян авылында июнь аеннан бирле ветеринария табибы булмады, бу эшкә әле яңа гына Лубян урман-техника көллиятен тәмамлаган егетне билгеләп куйдылар. Моңарчы маллар табибы булып эшләгән яшь егетне нахакка гаепләп, эшеннән җибәрделәр. Хәзер ул Алабуга районында әйбәт кенә эшләп ята икән. Үзебезнең белгечләрне...

-Хәзер мал-туарлар абзарларга керде, авырта башладылар. Әмма безнең Лубян авылында июнь аеннан бирле ветеринария табибы булмады, бу эшкә әле яңа гына Лубян урман-техника көллиятен тәмамлаган егетне билгеләп куйдылар. Моңарчы маллар табибы булып эшләгән яшь егетне нахакка гаепләп, эшеннән җибәрделәр. Хәзер ул Алабуга районында әйбәт кенә эшләп ята икән. Үзебезнең белгечләрне читкә китәргә мәҗбүр итеп, белгечсез интегәбез.

Исемем редакция өчен генә

Бу хатка районның баш ветеринария табибы Рифат КӘРИМУЛЛИНнан түбәндәгеҗавап алынды:

-Лубян ветеринария пункты мөдире Фәимә Госманова, олы яшьтә (63яшь) булу сәбәпле, узган ел 9 октябрьдә эшеннән китте. 2015 елның 15 октябрендә Мөхәммәтшин Айдар Шамил улы кабул ителде. Аңа карата Лубян авылы халкыннан язма рәвештә дә, телдән дә шикаятьләр күп булды. Лубян халкының коллектив шикаятеннән соң, Айдар Мөхәммәтшин үз теләге белән эшеннән китте. Бу урынга белгеч булмаганлыктан, җирлек башлыгы белән сөйләшеп, эшкә ветеринария санитары белгечлегенә укыту шарты белән Лубян урман хуҗалыгы көллиятен тәмамлаган Шамил Галиев алынды. Ул үз хуҗалыгында мөгезле эре терлекләр асрый, аларны дөрес тәрбияләү, ашату белән кызыксына, хайваннарны мөстәкыйль рәвештә үзе дәвалый, витаминнар ясый.

Кукмара ветеринария берләшмәсе белгечләре атна саен Лубянга малларны тикшерү өчен барып торалар. Моннан тыш профилактик чаралар үткәрү: төрле авыруларны тикшерү максатыннан кан алу, вакцинация ясау өчен белгечләр бригадасы бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев