Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Китте... Әллә озакка, әллә мәңгелеккә (хикәя)

Без - туган җирдә, туган нигездә яшәүчеләр - күбебез аңлап та бетермибез, ахры, үзебезнең нинди бәхетле кешеләр икәнлегебезне. Минем малай вакыт. 5-6 яшьләр чамасы булгандыр. Безгә читтән кунакка бер туганыбыз кайтып төште. Зур чемодан белән күчтәнәчләр, бүләкләр, кием-салым алып кайткан. Ул вакыттагы безнең сөенүләрне сөйләп, аңлатып бетерерлек түгел. Бик ярлы,...

Без - туган җирдә, туган нигездә яшәүчеләр - күбебез аңлап та бетермибез, ахры, үзебезнең нинди бәхетле кешеләр икәнлегебезне.

Минем малай вакыт. 5-6 яшьләр чамасы булгандыр. Безгә читтән кунакка бер туганыбыз кайтып төште. Зур чемодан белән күчтәнәчләр, бүләкләр, кием-салым алып кайткан. Ул вакыттагы безнең сөенүләрне сөйләп, аңлатып бетерерлек түгел. Бик ярлы, авыр тормышта яшәгән чаклар. Кунак абыйның үзенең өстендә затлы, матур киемнәр, безнең андый киемле кешеләрне күргәнебез юк иде әле. Акчасы да күп иде аның, кибеттән дә тәмле ризыклар алдыртты. Абый белән миңа берәр кәгазь акча бирде. Кунак абый күрмәгәндә әни "югалтырсыз" дип алды ул акчаларны. Берәр нәрсә алып биргәндерме? Хәтердә калмаган. Бик авыр, ярлы чаклар иде шул.

...Кич белән олы якта әти белән кунак абый ашап-эчеп, сыйланып, җырлашып утыралар. Абый белән мин кече яктан, чаршау ярыгыннан гына аларны күзәтәбез. Әти мәрхүм матур җырлый иде, күбрәк ул җырлый. Кунак абый шулай куша, хисләнеп тыңлый. Әллә нигә бер үзе дә җырлап куя. Җырының сүзләре гел бер төрле генә, шуңа да истә калгандыр инде.

Сандугачның, мескенкәйнең

Канаты каерылган.

Бер мин генә түгел әле

Иленнән аерылган.

Кунак абыйның күзләрендә яшь. Без абый белән нык гаҗәпләнәбез: нишләп шундый бай, таза-матур абый елап утыра икән? "Читтә, шәһәрдә әйбәт яшибез" , - диде. Бик бәхетле кеше бит инде ул, югыйсә. Ул вакытта без бәхетнең байлыктан гына тормаганын аңламаганбыз икән шул әле.

Мин үзем гомер буе туган авылымда, төп нигездә яшәдем. Ә абыйны язмыш җилләре читкә, Төрекмәнстанга ук алып китте. Анда 50нче еллар азагында ук китеп, шунда кияүгә чыгып калган бер апабыз яши иде (Ул мәрхүмә инде). Абый да хатыны белән шулар янына яшәргә китеп барды. Анда өч балалары туды. Ике малае өйләнеп, гаилә корып, абый белән бер поселокта гомер итәләр. Ә менә кызлары Удмуртиядәге икенче апабыз янына кайтып, шунда кияүгә чыгып, гаиләсе белән яши. Ни өчен балалары турында да язганымны хикәя азагында аңларсыз, дип уйлыйм.

Элеккеге елларда, Советлар Союзы заманында, Төрекмәнстан безнең белән бер ил чагында, апалар, абыйлар гаиләләре ел саен диярлек кайтып йөрделәр. Тормышлары элек тә, хәзер дә начар түгел, тик менә олыгайгач, абый туган якны бик сагына башлады. Кайтулары да бик сирәгәйде. Кызларын кияүгә биреп, туй үткәреп киткәннән соң алар 12 ел кайта алмадылар. Ниһаять, бер-ике ел элек кайтты абый хатыны белән. Башта Удмуртиягә, аннан соң безгә. Өч оныкларын шул кайтуда гына күрә алдылар. Төрекмәнстан чит ил булып калгач, кунакка кайтып йөрү дә бик кыенлашты. Абый хатыны белән яшәргә бөтенләйгә кайта да алырлар иде, тегендә гаиләләре белән ике малае бар, аларның кайтасы килми. Дөресрәге, хатыннары кайтмый, алар өчен туган як - Төрекмәнстан.

Кайтып күрешкән көнне төнлә абый белән икәү верандада йокладык. Йокладык, дию дөрес түгел, төне буе сөйләшеп чыктык. Абый сөйләде дә сөйләде, мин тыңладым. Таң аткач кына ул йоклап китте, ул сөйләгәннәрдән хисләнеп, миндә шигъри юллар туды.

Читтә йөртмәсен язмыш

Әллә язмыш, әллә ялгыш,

Яшәдем мин чит җирдә.

Тик бәхетле була кеше,

Яшәсә туган җирдә.

Узды гомер чит җирләрдә,

Сагышланып, саргаеп.

Кояш чыкты да баеды,

Минем кебек моңаеп.

Әй, авылым, кайттым сиңа,

Киткәнгә ничә еллар.

Шушы урамнарда калган

Яшь чаклар, матур җырлар.

Шушы минем туган җирем,

Шунда үтте балачак.

Кайда йөрсәм, яшәсәм дә,

Иң изге син, туган як.

Дөнья гизеп йөрдем читтә,

Кайда гына булмадым.

Сине сагынып гомер үтте,

Сөекле туган ягым.

Авылыма кайттым, менә,

Сагындырды туган як.

Шул ук үзән, тау битләре,

Челтер чишмә, сихри як.

Теләсәм, теләмәсәм дә,

Китәрмен мин аерылып,

Үзем китсәм, китәм инде,

Җанны булмый калдырып.

Туган якның саф һавасын

Алыр идем бер сулыш.

Мин шуннан да мәхрүм икән,

Читләрдә йөрткәч язмыш.

Абый ике фотоаппарат, видеокамера алып кайткан иде. "Әйдә, абый, машина белән авылны әйләнеп чыгыйк, карап йөрерсең", - дисәм, "Әй энем, мин яктыра башлау белән карап йөрим инде авылны, кичә иртән шул урамда, бүген бу урамда булдым", - дия торган иде. Авылны, безне төшереп алып китте ул, сагынуын бераз басып, Төрекмәнстанда карау, балаларына күрсәтү өчен.

Иртәгә абыйлар китәсе дигән көнне кичен абый белән бакчага чыгып утырдык. Мин язган шигыремнең кайбер куплетларын көйгә, җырга салып, аңа җырлап күрсәттем. Абыйның күзләрендә яшь, теге вакыттагы кунак абыйныкы кебек...

Абыйларны яңадан Удмуртиягә кызларына озаттык. Машина белән өй яныннан кузгалганда абый борылып-борылып өйгә карады. Ул елый иде. Бүтән бу өйне, туган нигезне күрә алырмынмы- юкмы, дигәндер инде.

Бер атнадан Удмуртиядән кире Төрекмәнстанга китте абыйлар. Поезд безнең станциядән уза, кайсы вагонда икәнлекләре билгеле, 12нче вагон. Вагонның ике тәрәзәсеннән күп кешеләр кул болгап киттеләр. Безнең хәлне аңлап, пассажирлар да кушылгандыр инде. Ә абый тамбурда үзе генә иде. Кеше алдында еламыйм, дигәндер инде. Сикереп төшеп калырдай да булгандыр.

Поезд үтеп китү белән мин аңа кесә телефоныннан шалтыраттым, ләкин бер сүз дә сөйләшә алмадык. Бер сүз дә әйтә алмастай халәттә идек. Телефонны ул да, мин дә сүндерә алмадык, сүндереп кую котчыккыч хата буласын, туганлыкны, бер-беребезне яратуны өзү буласын ул да, мин дә аңладык. Кеше бу дөнья белән хушлашкан вакытта да шушындыйрак халәттә буладыр. Аның күңеле әле тагын нәрсәдер өмет итәдер. Ләкин юк, китәсе... Тәгәрмәчләрнең теке-теке, теке-теке дигән тавышы озак ишетелде әле. Ул тавыш һаман әкренәйде, һаман ерагайды. Поезд абыйны алып китте. Әллә озакка, әллә бөтенләйгә.

Шаһидулла МОТЫЙГУЛЛИН, Каенсар авылы

фото: http://beta.horde.me/Urban/ta-storona.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk