Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Кояшкай"да зур чара: "Исемең матур – кем куйган?" (фото)

Кукмара шәһәренең "Кояшкай" балалар бакчасында, балаларны гореф-гадәтләребез белән таныштыру максатында, Ханнанова Э.Р. җитәкчелегендә Кукмара "Ак калфак" оешмасы, Кукмара музее хезмәткәрләре катнашуында "Исемең матур - кем куйган?" проектын яклау булды. Балалар әти-әниләре ярдәмендә үз исемнәренең мәгънәләрен, кем тапкан,кушкан икәнлекне ачыклаганнар һәм шул турыда сөйләделәр; "Тәрбия баскычлары" дискасының "Балага исем кушу" бүлеге...

Кукмара шәһәренең "Кояшкай" балалар бакчасында, балаларны гореф-гадәтләребез белән таныштыру максатында, Ханнанова Э.Р. җитәкчелегендә Кукмара "Ак калфак" оешмасы, Кукмара музее хезмәткәрләре катнашуында "Исемең матур - кем куйган?" проектын яклау булды. Балалар әти-әниләре ярдәмендә үз исемнәренең мәгънәләрен, кем тапкан,кушкан икәнлекне ачыклаганнар һәм шул турыда сөйләделәр; "Тәрбия баскычлары" дискасының "Балага исем кушу" бүлеге күрсәтелде. Бу адым аларда нәсел-нәсепләре белән кызыксыну уяткандыр дип уйлыйм. Закирова Л.С. изүләр тегү, бизәү буенча, Закирова Н.К.ның калфак тегү буенча мастер-классларында ата аналар зур теләк белән катнаштылар. Кукмара музее кызлары бирнә сандыгыннан чиккән әйберләр белән таныштырды, ата-аналарны музейда балалар өчен үткәрелә торган милли чараларга чакырдылар. Ак калфаклылар балаларга уенчыклар, ә коллективка халкыбызның гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерүдәге хезмәтләре өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Зөмәрә ҖИҺАНШИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев