Район ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм суд приставлары белән берлектә оештырылган махсус рейд вакытында ЮХИДИ штрафларын түләүдән качып йөрүче дүрт кеше ачыкланган. Әлеге шоферларның телевизор, кәрәзле телефон, автомобильләренә арест салынган. Билгеле булганча, машина йөртүче ЮХИДИ штрафын 60 көн эчендә түләргә тиеш. Әгәр дә аңа бу вакыт җитми икән, ул административ җаваплылыкка тартыла....
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм суд приставлары белән берлектә оештырылган махсус рейд вакытында ЮХИДИ штрафларын түләүдән качып йөрүче дүрт кеше ачыкланган. Әлеге шоферларның телевизор, кәрәзле телефон, автомобильләренә арест салынган.
Билгеле булганча, машина йөртүче ЮХИДИ штрафын 60 көн эчендә түләргә тиеш. Әгәр дә аңа бу вакыт җитми икән, ул административ җаваплылыкка тартыла. Нәтиҗәдә, автомобиль хуҗасына салынган штраф күләме ике тапкырга арттырыла яисә ул 15 тәүлеккә кадәр ирегеннән мәхрүм ителә.
Шунысын да онытмаска кирәк: әгәр ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түлисең икән, машина хуҗасына 50 процентлы ташлама карала.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев