Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлде

Аларда бер кешенең гомере өзелгән

Агымдагы елның биш аенда районда 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда бер кешенең гомере өзелгән, 11е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 5 гыйнварда - Киров-Нократ Аланы юлында, 30 гыйнварда Киндеркүл авылының Энергетиклар урамында җәяүлеләр белән бәйле һәлакәтләр булды, 8 гыйнварда - Лесхоз-Иштуган юлында, 23 апрельдә Кукмараның Ленин урамында килеп чыккан фаҗигаләрдә балигълык яшенә җитмәгән балалар зыян күрде. 12 майда Өлге-Иске Юмья-Лесхоз юлында булган бәхетсезлек очрагында исә машина шоферының гомере өзелде.

Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, күрсәткечләрнең югары булуы, әлбәттә, сөенечле хәл түгел. Фаҗигаләргә китергән төп сәбәпләрнең иң беренчесе – тиешле тизлекне сакламау. Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр инспекторлар тарафыннан 724 шоферның тизлек режимын бозуы ачыкланды. Икенче урында юлның каршы як полосасына чыгу, транспортны узып китү чиратын сакламау (174 очрак) тора. Шулай ук кагыйдәләр белән исәпләшмәүче җәяүлеләр саны да шактый. Бүгенге көнгә кадәр 241 райондашыбыз инспекторлар тарафыннан штрафка тартылды.

фото: район ЮХИДИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X