Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар район һәм республика күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар

“Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлегендә шөгыльләнүчеләр 2005 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар һәм малайлар арасында үткәрелгән Норлат районы беренчелегендә катнаштылар. Үз үлчәү авырлыгында 4нче урта мәктәп укучылары Карина Мисюкевич (тренеры - Энҗе Йосыпова) – икенче, Никита Кошкин (тренеры – Данил Шиһапов) өченче урынны алдылар.

 

Кама Аланында 12-15 яшьлекләр арасында үткәрелгән Киокусинкай каратэ буенча беренчелектә Ядегәр урта мәктәбеннән Ислам Бәшәров, 3нче урта мәктәптән Диләрә Фазлыева, күппрофильле лицейдан Эльвира Минемуллиналар – икенче, күппрофильле лицейдан Тәлгать Җамалиев (тренерлары – Айдар Борһанов) өченче урыннарны яуладылар.

 

Түбән Кама шәһәрендә ир-атлар арасында Киокусинкай каратэ буенча республика Чемпионатында 65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Тимур Гаптелганиев – икенче, Шәүкәт Җамалиев (тренерлары – Айдар Борһанов) өченче урынны алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk