“Атлант” спорт мәктәбе укучылары Казан шәһәрендә үткәрелгән ачык турнирда катнашты
Спорт

“Атлант” спорт мәктәбе укучылары Казан шәһәрендә үткәрелгән ачык турнирда катнашты

Спортчылар уңышлы чыгыш ясаганнар

“Атлант” спорт мәктәбе укучылары Казан шәһәрендә “Яшүсмер” призына үткәрелгән ачык турнирда катнаштылар. 6-9 яшьлекләр арасында Зилия Миннемуллина, Ильяс Әхмәтгалиев – беренче, Самира Шакирова, Мәликә Сәмигуллина, Мөнирә Шакирова, Камил Йосыпов, Эмиль Гарипов, Йосыф Шәфигуллиннар икенче урын яулады. 10-17 яшьлекләр арасында Әнвәр Миннемуллин, Ибраһим Сәмигуллин – беренче, Айзат Нәбиуллин - икенче, Хәмид Шакировлар өченче урынга лаек булды. Тренерлары – Илшат Сәмигуллин.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев