Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмарада юл кырайларына ник балчык җәяләр?

Анда вак таш яки асфаль түшәлергә тиеш түгел мени?

Кукмарада юлларга асфальт җәелә, әмма юл кырыйларына балчык салалар. Анда вак таш яки асфаль түшәлергә тиеш түгел мени? Бер яңгыр явып үтсә, бөтен туфрак машина тәгәрмәченә ияреп чыгып асфальтны пычратачак бит. Юлларны төзекләндергәннән соң кем кабул итеп ала икән, әлеге сорауга җавап бирсеннәр иде.

Газета укучы

 

Әлеге сорауга “Татавтодор” җәмгыятенең “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогы җитәкчесенең урынбасары Рөстәм Зариповтан түбәндәге җавап алынды:

- Газета укучыга кызыксынуы, борчылуы өчен рәхмәт. Барлык юл-төзелеш эшләре дә технология буенча, проект-смета документларына туры китереп ашкарыла. Асфальт кырыендагы тәбәнәк урыннарга башта балчык җәябез, аннары аны вак таш белән ныгытабыз. Хәзерге вакытта Степан Разин урамында балчык җәелеп бетте, вак таш түши башладык. Магистральный урамында да шул ук эшләр башкарылачак.

фото: Татавтодор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk