Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Ана (гаилә) капиталы акчасын тоту тәртибе

Ана капиталы акчалары, балага өч яшь тулуын көтмичә, мәктәпкәчә белем бирүгә (мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләү) юнәлтелергә мөмкин.

- Ана (гаилә) капиталы акчасын олы кызыбызның укуына тотарга телибез. Югары уку йортында белем бирү коммерцияле. Төпчек балабызга кышын өч яшь тулды. Безнең теләк үтәлерлекме? “Әйе” икән, без нинди документлар әзерләргә тиеш? Акчалар уку йортына озак күчерелерме?

- Дөрестән дә, балага өч яшь тулганнан соң, ягъни ана капиталы акчасын алырга хокук барлыкка килгәч, әлеге акча  балаларның урта һәм югары ук йортында белем алуына тотылырга мөмкин.

Шунысын белергә кирәк: белем йорты Россия Федерациясе территориясендә урнашкан һәм белем бирүгә лицензиясе булырга тиеш. Укый башлаганда баланың 25 яшьтән олырак булмавы сорала. Ана капиталы белән беренче генә түгел, икенче югары белем, шулай ук баланың тулай торакта яшәве өчен түләргә була. Моның өчен уку йорты һәм ата-ана арасында килешү төзелә, анда ана капиталы акчасы күпме вакыт укуга күчереләчәге һәм нинди сумма  икәне күрсәтелә.

2018 елның 1 гыйнварыннан башлап ана капиталы акчалары, балага өч яшь тулуын көтмичә, мәктәпкәчә белем бирүгә (мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләү) юнәлтелергә мөмкин.

Гаризаны Пенсия фонды идарәсенең клиентлар кабул итү хезмәтенә  яки гражданинның pfrf.ru сайтындагы шәхси кабинеты аша бирергә була. Шәхси кабинет аша биргәндә гражданин киләсе биш көн эчендә кирәкле документларны алып килергә тиеш.

Гаризаны канәгатьләндерү (яки кире кагу) Пенсия фонды идарәсенә гариза биргәннән соң 30 көн эчендә хәл ителә. Уңай хәл ителгәндә акча уку йортына ун эш көне эчендә күчерелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk