Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Сәрдек гимназиясе журналистлары – “Хезмәт даны” редакциясендә кунакта

Балалар үз күзләре белән газета бастырылганчы нинди бормалы юллар узганын күрделәр

Шушы көннәрдә без - “Мультимедийная журналистика” түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар “Хезмәт даны” газетасы редакциясендә кунакта булдык. Биредә 20гә якын хезмәткәр эшли. Алар арасында журналист, тәрҗемәче, корректор, реклама буенча белгеч, верстальщик, бухгалтер һәм башкалар бар. Без үз күзләребез белән газета бастырылганчы нинди бормалы юллар узганын күрдек.

Бу эш зур сабырлык һәм игътибарлылык таләп итә. Хезмәткәрләр безгә карата мөлаем һәм ягымлы булдылар, һәрберсе үзенең вазыйфалары турында сөйләде, киңәшләрен бирде, ахырдан безгә, редакциядә төшкән фотоны куеп, газетаның титул битен ясап бирделәр. Безне зурлап, шундый файдалы, кызыклы сәяхәт оештырганнары өчен редакция коллективына, аеруча баш мөхәррир Гөлгенә Шәрипова һәм тәрҗемәче Алсу Гатауллиналарга бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Без экскурсиядән бик канәгать булып кайттык.

Зур Сәрдек гимназиясенең

“Мультимедийная журналистика” түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk