Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Владимир Путин пенсия яшен арттыруны ошатмавын әйтте

Россия Президенты сүзләренчә, бу мәсьәлә буенча соңгы карар әлегә кабул ителмәгән

Россия Президенты Владимир Путин пенсия яшен арттыру ил халкының күпчелегенә ошамаган кебек, аңа да ошамавын әйткән. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Ил башлыгы бу мәсьәлә буенча соңгы карар кабул ителмәгәнлеген әйткән. Бу тема белән үзенә реклама ясарга теләүчеләрдән кала, пенсия яше турында барлык фикерләрне дә бәяләячәген ышандырган. 

Президент сүзләре буенча, Россиядә биш пенсионерга эшли торган алты кеше туры килә. Бу баланс начарланса, "пенсия системасы шартлый", дигән ул.

Пенсия системасы проблемаларын күрмәмешкә салышып, хакимият гражданнарны "алдаячак", дип өстәгән Путин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X