Вахит авылында Яңа ел бәйрәме бик күңелле узды
Соңгы яңалыклар

Вахит авылында Яңа ел бәйрәме бик күңелле узды

Концерт-тамаша, бал-маскарад булды, кызыклы уен-конкурслар оештырылды

Вахит авылы мәдәният йортында Яңа ел бәйрәме бик күңелле узды. 31 декабрь көнне концерт-тамаша, бал-маскарад булды, кызыклы уен-конкурслар оештырылды. 1 гыйнварда исә лотерея үткәрелде, авыл үзешчәннәренең чыгышлары аны тагын да матур итте. Соңыннан дискотека оештырылды. Ә 2 гыйнварда балаларның Чыршы бәйрәме булды.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев