Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Түләүләр үзгәрә: ана капиталыннан ай саен ничә сум алып булачак

Гаиләнең 2019 елда айлык түләүгә хокукы бармы-юкмы икәнен белү өчен, соңгы 12 айда гаиләнең тулай керемен алып, аны 12 гә бүлеп, яңа туган баланы да исәпкә алып, гаилә әгъзалары санына бүләргә кирәк

Быел Татарстанда ана капиталыннан айлык түләүләргә гариза язган аз керемле гаиләләргә аена 8896 сум түләнәчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина әйтте.

“2018 елда кертелгән яңалыкларның берсе – аз керемле яшь гаиләләргә матди ярдәм йөзеннән, балага 1,5 яшь тулганчы, сертификаттан ай саен акча түләп бару”, - диде ул. Аның сүзләренчә, 2018 елда Татарстанда 350 гаилә ана капиталыннан шушы айлык яңа түләүләрне алуга гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәҗәгать иткән.

Гаиләнең 2019 елда айлык түләүгә хокукы бармы-юкмы икәнен белү өчен, соңгы 12 айда гаиләнең тулай керемен алып, аны 12 гә бүлеп, яңа туган баланы да исәпкә алып, гаилә әгъзалары санына бүләргә кирәк. Әгәр бу сан 14 034 сумнан (республикада бер кешегә яшәү минимумының 1,5 күләме) азрак булса, Пенсия фондына барып, айлык түләүгә гариза бирергә мөмкин.

Гаризаны балага алты ай тулганчы язарга була – шушы ярты ел өчен акча күчәчәк. Әгәр гариза балага алты ай тулып киткәч кенә языла икән, акча гариза язган көннән алып кына түләнә башлый. Ана капиталыннан түләү гаиләнең кайсы төбәктә яшәвенә карый. “Бу акчаны ничек куллану гаиләнең үз ихтыярында. Кием-салымга, азык-төлеккә, балага уенчыклар сатып алу өчен дә кулланырга ярый”, - диде А.Вәлиуллина.

Быел гариза белән мөрәҗәгать итүче гаиләләр өчен айлык түләү баланың 2018 елның икенче кварталында яшәү минимумы күләмендә – Татарстанда ул 8 896 сум. 2018 елда гариза язучылар өчен 8 490 сум күләмендә калачак, ләкин бер ел узгач, Пенсия фондына яки күп функцияле үзәккә яңа гариза белән кабат мөрәҗәгать итәргә була. Ул вакытта акча 8 896 сумга үзгәрәчәк.

  •     Ана капиталы акчасын, шулай ук, белем бирү хезмәтләренә, торак шартларын яхшыртуга, әни пенсиясенең тупланма өлешенә, инвалид балаларның социаль

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk