Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Түбәнкамалылар райондашыбызның әсәрен Казан сәхнәсендә күрсәтте

Зал тутырып килгән тамашачы режиссер Разия Якупова куйган бу әсәрне әледән-әле көчле алкышларга күмеп бик яратып карады.

Казанда XVIII “Идел-йорт” халык театрлары фестиваленең йомгаклау туры бара. Түбән Кама районы Каенлы авылы мәдәният йорты каршында эшләүче халык театры райондашыбыз Рәмзия Хөсәенованың “Табылдык” исемле моңсу комедиясен сәхнәгә куеп, дәрәҗәле жюри каршында имтихан тотты. Зал тутырып килгән тамашачы режиссер Разия Якупова куйган бу әсәрне әледән-әле көчле алкышларга күмеп бик яратып карады. Жюри исеменнән чыгыш ясаган театр белгече Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Л.Шакирҗанова да артистларның чыгышына зур бәя бирде, ә автор буларак сәхнәгә чакырылган Рәмзия апага бетеп баручы авыл проблемасын шундый оста итеп сәхнәгә менгерә алуына зур рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk