Татарстанга болытлы һәм карлы һава торышы килә
Соңгы яңалыклар

Татарстанга болытлы һәм карлы һава торышы килә

Юлларда урыны белән көчле бозлавык булырга мөмкин.

7 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Юеш кар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, республикада бозлавык була, дип хәбәр ителә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан кисәтүдә.

Һава температурасы төнлә 6 градустан 11 градуска кадәр салкын, аязганда 16 градуска кадәр салкын булачак. Көндез бераз җылыта һәм -3, - 8 градус көтелә.

Татар-информ

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев