Татарстанда яшәүчеләр өчен май аенда өстәмә ял көннәре булачак
Соңгы яңалыклар

Татарстанда яшәүчеләр өчен май аенда өстәмә ял көннәре булачак

Россия Хөкүмәтенең «2022 елда ял көннәрен күчерү турындагы» карараы буенча шимбә, 1 гыйнвар, сишәмбе, 3 майга, ә якшәмбе, 2 гыйнвар, сишәмбе, 10 майга күчерелде.

Май башында Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көннәре көтә. Бу яллар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәт календарендә каралган, дип яза «Татар-информ» МА.

Бу айда 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне буларак эш көне булмаган яллар булып санала. Россия Хөкүмәтенең «2022 елда ял көннәрен күчерү турындагы» карараы буенча шимбә, 1 гыйнвар, сишәмбе, 3 майга, ә якшәмбе, 2 гыйнвар, сишәмбе, 10 майга күчерелде.

Шулай итеп, республикада яшәүчеләр 1-3 майда һәм 7-10 майда ял итәчәк.

фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев