Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әсән-Елга мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ленара Сергеева – иң талантлы яшьләрнең берсе

Кукмарада нинди генә чара оештырылмасын, шәһәребезгә кем генә килмәсен, берсе дә районыбыз үзешчәннәреннән, аларның концерт программасыннан башка узмый. Матур, үзгә бер сихри тавышлы, нечкә билле гүзәл ханым Ленара да һәрчак алар рәтендә.

Әсән-Елга авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Ленара Сергеева Татарстан Президенты ярдәме белән үткәрелүче “Нечкәбил” ана һәм гаилә матурлыгы конкурсының ярымфиналында катнашты, “Халык бәйрәме” номинациясендә җиңүче булды.

Кукмарада нинди генә чара оештырылмасын, шәһәребезгә кем генә килмәсен, берсе дә районыбыз үзешчәннәреннән, аларның концерт программасыннан башка узмый. Матур, үзгә бер сихри тавышлы, нечкә билле гүзәл ханым Ленара да һәрчак алар рәтендә.

- Яшьләр арасында иң актив, иң тырыш хезмәткәрләрнең берсе ул. Үзе җырлый, үзе бии, телгә дә оста. Спектакльләрдә дә уйный, конкурсларда да бик теләп катнаша, - ди аның турында район Мәдәният йорты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Бадышева. - “Нык гаилә” Федераль проекты кысаларында оештырылучы, рухи бердәмлек, буыннар бәйләнеше, шәфкатьлелек, кече һәм зур Ватанга мәхәббәтне гәүдәләндерүче “Нечкәбил” бәйгесендә Ленара тормыш иптәше һәм балалары белән чыгыш ясады. Аның, район данын яклап, үз сәләтен ярымфиналда күрсәтә алуы - безнең өчен зур сөенеч.

Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк булып, мәктәп, клуб сәхнәләреннән төшмәгән кыз киләчәк тормышын сәнгатьтән башка күз алдына да китерә алмый, дисәм һич ялган булмас. Алабуга мәдәният-сәнгать көллиятенең хор бүлегендә белем алганнан соң, туган ягы Өлгегә ашкынып кайта һәм күрше Әсән-Елга авылы мәдәният йортына эшкә урнаша ул.

- Хезмәт юлымны башлаганда бераз куркытты, билгеле. Әмма вакыт узган саен бар да җайга салынды. Коллективның дус-тату булуы, район Мәдәният йорты хезмәткәрләренең һәрчак ярдәм итүләре эшне күпкә җиңеләйтте. Нинди генә бәйрәм оештырсак та, хезмәттәшләрем белән бергәләп башкарабыз, - ди Ленара. – Төп вазыйфам - концерт программалары, бәйрәм чараларына сценарийлар әзерләү. Шулай ук балалар белән җыр һәм бию түгәрәкләрен дә алып барам. Конкурсларда алай еш катнашам, дип мактана алмыйм. Сәнгать өлкәсендәге беренче җитди имтиханым 2007 елда булган иде. Анда мин районкүләм “Нәүрүз гүзәле” бәйгесендә беренче урынны яуладым. Ә менә гаилә кыйммәтләрен үз эченә алган “Нечкәбил” конкурсында катнашу тәкъдимен сөенеп тә, әмма шул ук вакытта бераз борчылып та кабул иттем. Ана һәм гаилә матурлыгы бәйгесе булгач, анда ирем һәм балаларым белән бергәләп чыгыш ясарга кирәк иде. Алар сәхнәгә чыгудан бераз куркып торсалар да, ияләнделәр үзе, миңа бик теләп теләктәшлек иттеләр. Тема сайлап, программа төзеп, әзерлек эшләрен башлагач, репетицияләр вакытында күңелле мәшәкатьләр дулкыны эченә бөтерелеп кереп киттек тә шик-шөбһәләр, борчылулар шул арада онытылды.

- Билгеле булганча, конкурсның сайлап алу туры Әтнәдә үтте. Бәйгенең ярымфиналына узганыңны белгәч, нинди хисләр кичердең?

- Шатландым, әлбәттә. Әмма бинадан урамга чыгуга башыма икенче этап белән бәйле булган мең төрле уй кереп тулды, күңелем белән аңа әзерләнә башладым.

- Алга таба сез Казанның Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәгендә чыгыш ясадыгыз. Шул турыда да бераз сөйләп узсаң иде.

- Без татар халкының язгы сабан чоры алдыннан үткәрелә, кешеләрне үзара якынайта, бердәмлеккә өнди торган иң матур, иң күңелле календарь бәйрәмнәренең берсе – “Зәрә”не сәхнәләштердек. Безнең якларда аны “Зәрә боткасы” дип тә йөртәләр. Балалар өйдән-өйгә кереп, такмаклар җырлап, ярма, тәм-том җыялар. Шулардан зур казанда ботка пешерелә. Аның белән олысы-кечесе сыйлана. Үзәкнең фойесында урын алган мәйданчыкларда һәр катнашучы үзенең аш-су һәм иҗади осталыгын, гаилә традицияләрен тәкъдим итте. Мин катнаш никахлы гаилә (ире Кирилл – керәшен татары. – авт.) булуыбыз, дүртенче сыйныфта укучы һәм алты яшьлек ике ул үстерүебез, милли бәйрәмнәрне ничек оештыруыбыз турында сөйләдем. Матур итеп өстәл әзерләдек. Самавыр янында татар халык ашлары: кыстыбый, бавырсак, коймаклар урын алды. Театральләштерелгән тамашаны исә алты минут эчендә күрсәтеп өлгерергә кирәк иде. Безнең белән хезмәттәшләрем, Роза Бадышева җитәкчелегендәге “Акварель” бию төркеме кызлары да катнашты. Бергәләп гөрләттек кенә Казанны. Бәйгенең финал өлешенә уза алмасак та, башкаладан бары тик җылы хисләр белән генә кайттык. Көч-куәт биреп, безнең өчен җан атып торган, ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтем чиксез. Мондый чараларның осталыкны тагын да чарларга, үз-үзеңә ышанычны арттырырга ярдәм итүенә кабат инандым.

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk