Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Республиканың 100 легендар бренды өчен тавыш бирәбез

Легендар бренд өчен һәркем тавыш бирә ала

Бүгеннән «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проектында тавыш бирү башланды. Төбәкнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген үзара бәйләү максатында оештырылган проект ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелә, диа яза "Татар-информ".

Легендар бренд өчен һәркем тавыш бирә ала. Моны әлеге сылтама буенча эшләргә мөмкин.

100 брендны тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ачыклаячаклар. Проект аларның ничек төзелүе һәм үсеш кичерүе хакында сөйләячәк, өстәвенә, ул дөнья һәм Россия базарларына чыкканнарын гына түгел, ә җирле һәм район күләмендәге барлык өлкәләрне дә (сәнәгать, сәүдә, элемтә, транспорт, авыл хуҗалыгы, спорт, гаммәви мәгълүмат чаралары һ.б.) кузгатачак.

Ноябрь-декабрь айларында татарстанлылар проект өчен брендлар тәкъдим итте, тавыш бирү исә 21 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Легендар брендларны, 57 җиңүчене сайлап алып, 16 тармак буенча билгеләячәкләр.

Калган 43ен Татарстанның һәр районында сайлаячаклар – тавыш бирү 1-31 март көннәрендә узачак. Әлеге этапта катнашу өчен гаризаларны 23 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk