Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Райондашыбыздан мәзәкләр

Көлеп алыйк

Малайны ачулан
Ашыгып, кызуланып күрше хатыны Гөлия Шәфигулла каршысына килә, артыннан, елый-елый, биш яшьлек малае Рамил йөгерә. Гөлия: “Шәфигулла, ачулан әле шуны, миңа иярмәсен, тиз генә барып кайтасы җирем бар иде”, - ди. Шәфигулла, малайның каршысына чыгып: “Ах, анаңны саткан малай, кайт хәзер үк өеңә”, - дип әйтүе була, Гөлия, барган җиреннән туктап, кая барасын онытып, “Сатармын мин сиңа, “Чатан Шәпи”, минем турында гайбәт сөйләгәнегез дә бик җиткән”, - дип, Шәфигулланың үзен ачуланырга җае чыгуына сөенеп, әйтәсе килгәннәрен түкми-чәчми барысын да ирештерә.


Теш яматырга килгәч
Шулай бервакыт Шәфигулла район үзәгенә тешен яматырга килә. Ямагач, табиб: “Авызыңны япма”, - диеп чыгып китә. Утыра берзаман Шәфигулла авызын ачып, табибның “Булды, яп авызыңны” дигәнен көтеп. Вакыт бара, яңак сөякләре дә авырта башлый, төкереген дә йотарга куркып, кулы белән авыз кырыйларын гына сөртеп ала, кайчан ишек ачылыр да килеп керер икән, дип өметләнә.
Ниһаять, ишек ачыла. Әһә, табиб керә, дисә, анда швабра белән чиләген тоткан җыештыручы хатын пәйда була. “Абзый, нишләп утырасың монда, табиб күптән кайтып китте бит инде”, - дигәч кенә Шәфигулла авызын ябарга җөрьәт итә.

Дәлфирә ГАЛИМОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев