Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Райондашыбыз берьюлы өч җыр өчен «Болгар радиосы» музыкаль премиясенә ия булды

Якташыбыз Айгөл Вәлиуллина (Нуриева) - күп җырлар авторы.

Узган атнада «Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Бер ай дәвамында радиотыңлаучылардан «Кайсы җыр сезнең өчен алтын хит булып санала?» дигән сорауга килгән СМС-хәбәрләр буенча иң популяр җырларны башкаручылар һәм җыр авторлары ачыкланды. Әлеге чараның максаты - халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап, алтын фондка кертү.

Азнакай шәһәрендә яшәп, бик күп җырлар иҗат итүче якташыбыз, Түбән Өскебаш авылы кызы Айгөл (Нуриева) Вәлиуллина быел берьюлы өч җыры белән: «Җилләр булып» (Зәринә Хәсәншина башкаруында, Риназ Фазлыйәхмәтов көе), «Рәнҗетмәгез» (Рифат Зарипов башкаруында, Гүзәлия көе), «Ник дәшмисең?» (Винарис Ильегет башкаруында, Риваль Хисмәтуллин көе) музыкаль премиягә лаек булды.

фото: https://vk.com/aigul24
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk