Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Октябрьдә ипигә бәя артырга мөмкин

"Руспродсоюз" берлегендә валюта курсы үзгәрү һәм 2018 елда уңыш кимү фаразлануга бәйле рәвештә, ашлыкка бәя артуын әйткәннәр.

Быел көз, октябрь аенда, Россиядә ипигә бәя 10 процентка артырга мөмкин. Бу турыда җитештерүчеләргә сылтама белән, "Известия" хәбәр итте.

"Руспродсоюз" берлегендә валюта курсы үзгәрү һәм 2018 елда уңыш кимү фаразлануга бәйле рәвештә, ашлыкка бәя  артуын әйткәннәр. Мәсәлән, 3 нче класслы 1 кг бодай хәзер 12 сум тора. Ә август башында ул 10 сум гына иде. Аналитиклар фаразы буенча, сентябрь уртасыннан башлап, онны сату бәясе 18-18,5 сумга җитәргә мөмкин. Август башында 1 кг он өчен 16 сум түлисе иде.

Ипи пешерүчеләр һәм кондитерларның Россия гильдиясе продукцияне сату бәясе артырга мөмкин, ләкин күпкә түгел дип әйткәннәр.

Татар-информ

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев