Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Нормабаш авылы зиратын чистарттык

Аерым каберлекләрдәге чардуганнар, алардагы язулар яңартылды

Нормабаш авылында һәр елны яз-көз зират чистартыла, территориясе тәртипкә китерелә. Быел үзара салым акчасына 125 метр койма тотылды. Октябрь аенда ике көн дәвамында  картайган, чергән агачлар киселде, элек киселгәннәре яндырылды. Бер үк вакытта аерым каберлекләрдәге чардуганнар, алардагы язулар яңартылды.

1930-1967 елларда авылда имам булып торган, беренче Бөтендөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан Габделвәли Ганиев, 1967-2000 елларда авыл имамы булган  Фәрзетдин Гыйльфиев, 1852 елда вафат булган Гайнулла Гобәйдулла улы һәм аның хатыны, 1861 елда вафат булган Бәдыйгелҗамал Искәндәр кызы каберлекләренә истәлек такталары куелды. 

Шушы көннәрдә авылга кергәндә юл буена Нормабаш авылының кыскача тарихы язылган баннер урнаштырылды, сугышта һәлак булганнар истәлегенә төзелгән мемориаль территориясенә алмагачлар һәм миләшләр утыртылды. 

Рәшит МИНЕГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев