Мәмәширдә “Авылым гүзәлләре” дигән бәйрәм булды
Соңгы яңалыклар

Мәмәширдә “Авылым гүзәлләре” дигән бәйрәм булды

Чарага “Җәүһәр” ветераннар клубы активистлары да кунакка чакырылган иде

Мәмәшир авылы мәдәният йортында “Авылым гүзәлләре” бәйрәм булды. Чарага “Җәүһәр” ветераннар клубы активистлары да кунакка чакырылган иде. Кызлар иҗади осталыкларын, аш-суга уңганлыкларын күрсәттеләр, үзләрен тапкырлыкта-зирәкллектә сынап карадылар. Милли гореф-гадәт, йолаларны белү һәм саклап калу максатыннан оештырылган чарада өлкән буын вәкилләре әле дәвамчылар бар икәненә инанып, сөенеп карадылар. Соңыннан ике буын очрашуы мул чәй табыны артында дәвам итте.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев