Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Мин бит татар малае-2020” бәйгесе дәвам итә

Бәйге “Йолдызлык” балалар бакчасында үтте.

“Йолдызлык” балалар бакчасында “Мин бит татар малае” дигән күркәм бәйге узды. Анда “Йолдызлык”тан Әмир Галәветдинов, “Каенкай”дан Ранил Сөнгатуллин, Сәрдекбаш авылыннан Нияз Нәбиев, Туембаштан Самат Шәфиковлар көч сынашты. Бәйгенең таләпләре буенча малайларыбыз нәсел шәҗәрәләрен белергә, балык тоту, конструктор җыю осталыкларын күрсәтергә, өйдә эшләнгән кул эшләрен тәкъдим итәргә, милли йола күренешен сәхнәләштерергә тиешләр иде.

“Йолдызлык” бакчасыннан Әмир Галәветдинов үзенең 12 буын бабасын белүе, алар рухына дога кылуы белән жюри әгъзаларын шаккаттырды. Әмир матур итеп шигырь дә сөйләде, иптәшләре белән “Каз өмәсе” йоласын да күрсәтте, агачка яндырып рәсемнәр ясавын, әтисе белән шәҗәрә эшләвен дә тәкьдим итте. Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Каенкай” балалар бакчасыннан Ранил Сөнгатуллин әтисе һәм абыйсы белән берлектә сугыш башлану, әти кешенең сугышка китү күренешен күңелләрне тетрәндерерлек итеп күрсәтте. Сәрдекбаштан килгән Нияз Нәбиев иптәшләре белән Сабантуй сәхнәләштерелгән күренеше аша үзенең менә дигән биюче икәнен күрсәтә алды. Туембаштан Самат Шәфиков “Чишмә юлы” дип аталган йола күренешендә матур итеп биеп бирде.

“Мин бит татар малае” бәйгесенең әлеге этабында җиңүче дип Әмир Галәветдинов танылды. “Сәхнә йолдызы” номинациясендә - Нияз Нәбиев, “Милләтпәрвар”дә - Ранил Сөнгатуллин, “Иң уңган малай”да Самат Шәфиковларга тиңнәр булмады. Мондый алмаш үскәндә милләт өчен без тыныч.

Ләйлә РӘХМӘТУЛЛИНА, Ралина ХИСМӘТОВА,

“Йолдызлык” балалар бакчасының татар теле тәрбиячеләре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk