Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар Кырлай якларына сәяхәт кылды

Алар биредә зур рухи азык алдылар, экскурсия эчтәлекле, истә калырлык булды

Арча ягы туристлар маршрутына гаҗәеп бай. Былтыр “Ак калфак” оешмасы белән Арчаның бик күп җирендә булырга, кунакчыллыкны күрергә туры килде. Быел исә “Наз” сәламәтләндерү үзәге белән берлектә янә Кырлай якларына сәяхәт кылырга тәвәккәлләдек.

Көне дә бик матур иде. Музей директоры Дамир Абдуллин безгә музейның төзелү тарихы турында сөйләде, ә Сөмбел Минһаҗева сөекле Тукаебыз тормышына алып кереп китте. Чын татарча, Арча ягы сөйләме, ягымлы тавышы, бөек шагыйрь тормышыннан бихисап истәлекләрдән хәбәрдарлыгы барыбызга да бик ошады. Сәгъди ага йортын күрү, Тукай чишмәсенең суыннан авыз итү, авыл белән танышу – барысы да күңелгә ятышлы булды.

Мәктәптә эшләү дәверендә Кырлайга балалар белән 7-8 мәртәбә килгәнбездер. Әмма соңгы еллардагы үзгәрешләр шаккатыра: Тукаебызга карата хөрмәт, ярату хисләре һәр почмактан бөркеп тора. Без буш кул белән бармаган идек: музейга үземнең архивымдагы, Тукайның революциягә кадәр чыккан шигырьләр җыентыгын, Агишевның шагыйрь тормышына багышланган, 1941 елда чыккан китабын һәм Тукайның “Исемдә калганнар” китабының 1951 елдагы вариантын бүләк иттек. Моның өстенә укыту дәверендә гомерем буе Тукай турында җыйган газета-журнал материалларын (200 биттән артык), үземнең “Тукай – рәсем сәнгатендә”, “Тукай образы якташларыбыз (кукмаралылар) иҗатында” дигән китапларымны һәм аның презентациясен дә музейга тапшырдым. Әлеге материаллардан рәхәтләнеп куллансыннар гына!

Сәфәр кылучылар арасында өлкән яшьтәгеләр дә күп иде. Әмма арыдым дип зарлану сүзләре ишетелмәде. Без биредә зур рухи азык алдык, экскурсиябез шундый эчтәлекле, истә калырлык булды.

Зөмәрә ҖИҺАНШИНА, Ләйсән КӘБИРОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk