Хатын үз гаебен таныды һәм зыянны каплады.
Кукмара районы прокуратурасы 36 яшьлек ханымга карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул банк счетыннан акча урлауда гаепләнә.
2021 елның 6 октябрендә гаепләнүче танышы белән аның Кукмара шәһәрендәге фатирында спиртлы эчемлек эчкән. Зыян күрүче йоклагач, аның банк счетына 202 мең сум акча күчүе турында кесә телефонына хәбәр килгән. Гаепләнүче телефондагы мобиль кушымта аша счеттан 190 мең сум акчаны урлаган.
Хатын үз гаебен таныды һәм зыянны каплады.
Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев