Җыр-моңга, көлүгә һәм күңелле мизгелләргә бай булган кичәдә катнашучылар көндәлек мәшәкатьләрен бер мизгелгә онытып, рәхәтләнеп ял итте.
Байлангар мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы өчен халкыбызның матур гореф-гадәтләрен, җыр-моңын һәм күңелле уеннарын берләштергән «Кичке уен» чарасы оештырды.
Кичке уеннар татар халкының элек-электән килгән күркәм йолаларының берсе булып санала. Борынгы заманнарда яшьләр һәм авыл халкы кичләрен бергә җыелып, җырлап-биеп, төрле уеннар уйнаган. Әлеге матур традиция бүген дә үзенең әһәмиятен югалтмый.
Байлангардагы чарада авыл халкы түгәрәк уеннарда катнашты, татар халык җырларын башкарды, биюләрен күрсәтте. Җыр-моңга, көлүгә һәм күңелле мизгелләргә бай булган кичәдә катнашучылар көндәлек мәшәкатьләрен бер мизгелгә онытып, рәхәтләнеп ял итте.
Чарада Кукмара районы башлыгы урынбасары Айгөл Багаманова һәм Байлангар авыл җирлеге башлыгы Илнар Каримуллин да катнашты. Алар авыл халкы белән бергә күңелле кичнең матур мизгелләрен уртаклашты.
Мондый чаралар халкыбызның милли традицияләрен саклауга, аларны яшь буынга җиткерүгә һәм авыл халкын берләштерүгә зур өлеш кертә. Җыр-моңлы кичләр авыл тормышына ямь өсти, кешеләргә бергә аралашып, күңел ачып ял итәргә мөмкинлек бирә.
Яшәсен авыл! Яшәсен авылның җырлы-моңлы кичләре!
Байлангар мәдәният йорты директоры Минзәлия Әһлиуллина
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев