Балтырганнан сак булыгыз: куркыныч үлән Кукмара районында да очрый
Соңгы яңалыклар

Балтырганнан сак булыгыз: куркыныч үлән Кукмара районында да очрый

Табигатьтә балтырганның унбишләп төре билгеле.

Зыянлы балтырган үләне турында газеталарда күп языла. Сындырып алганда аның согы тәнгә тисә, тирене пешереп, шул урында куыклар барлыкка китерергә мөмкин. Аллергиядән интегүчеләр өчен дә ул зур куркыныч тудыра. Ә күзгә эләккән очракта хәтта күрү сәләтенә зыян килүе ихтимал.

Республиканың күп кенә районнарында таралган бу куркыныч үлән безнең районда да очрый. Ак чәчәкле, биеклеге ике-өч метрга җитә торган бу үлән ерактан ук күзгә ташлана. Кайберләренең чәчәкләре коелып, орлыклары формалашып килә. Әгәр аларны вакытында чапмасалар, орлыклар тагын да зуррак мәйданга таралачак. Алар кошлар, җил һәм хәтта машина тәгәрмәчләре белән дә бер урыннан икенче урынга күчәргә мөмкин. Балтырган үскән урында ком өеме дә игътибарны җәлеп итте. Әгәр бу комны территориядән читтә куллансалар, орлыкларның башка урыннарга таралу куркынычы арта.

Табигатьтә балтырганның унбишләп төре билгеле. Әмма аларның барысын да агулы дип карарга ярамый. Безнең якларда таралган борщевик Сосновского — ике-өч метрга кадәр үсә торган күпьеллык үлән. Сабагы көпшәсыман, яфраклары зур һәм ябалдаш формасында. Ул кояш нурларын мөмкин кадәр күбрәк тотып, тамырын тукландыруга яраклашкан.

Бу үсемлектән котылу җиңел түгел. Аның тамыры җир астына бик тирән китә. Шуңа күрә иң мөһиме — балтырганның таралуына юл куймау һәм орлыгы өлгергәнче аны чабып алу.

Иң мөһиме – балтырганның таралуына юл куймау һәм орлыгы өлгергәнче аны чабып алу.
Иң мөһиме – балтырганның таралуына юл куймау һәм орлыгы өлгергәнче аны чабып алу.

Балтырганның Кукмарага ничек килеп эләгүе төгәл билгеле түгел. Ә республикага ул 1970нче еллар башында терлек азыгы буларак читтән кайтартылган. Соңрак аның малларга да зыянлы булуы ачыкланган һәм культуралы үсемлекләр исемлегеннән төшерелгән. Әмма шул вакытка инде орлыклары күп кенә басуларга таралып өлгергән.

Кешеләргә һәм терлекләргә куркыныч булса да, балтырган карантин үләне буларак теркәлмәгән. Шуңа күрә аны юк итү буенча мәҗбүри чаралар күрү мөмкинлеге дә чикләнгән.
Кукмарабызда агулы балтырган тагын да киңрәк таралмасын, кешеләрнең сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен, әйләнә-тирәбездә чисталык һәм тәртип булдыру һәрберебездән тора. Балтырганны күргәндә аңа саксыз кагылмаска, бигрәк тә балаларны аннан ерак тотарга кирәк.

Балтырган турында:

  • Балтырганны болытлы көннәрдә яки кичке якларда чабу киңәш ителә. Бу вакытта тәнне каплый торган кием, биткә битлек, күзлек кияргә кирәк.
  • Үсемлек тәнгә тигән очракта сабынлы су белән яки составында спирт булган сыекча белән юып төшерәсе.
  • Балтырганның тамыры ике-өч метрга кадәр җитә.
  • Бер үсемлектән генә дә 8 меңнән артык орлык өлгерә.
  • Балтырган 7-9 градус суыкларга да бирешми.
  • Әлеге агулы үлән унике елга кадәр яши һәм икенче елдан башлап чәчәк ата.
  • Россиянең Европа өлешендә балтырган үскән җирләрнең мәйданы миллион гектарга җитә.

Фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев