Ул чор кешеләре кебек, туган көн иясенә дә тормышның ачысын да, төчесен дә күреп яшәргә туры килә.
Бүген Өркеш авылында яшәүче тыл ветераны Галәвиева Фатыйма Галимулла кызы үзенең 98 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Фатыйма апа — Өркеш авылы кызы. Авылдашы Исмәгыйль белән гаилә корып, 57 ел бергә гомер итәләр. Дүрт бала — өч кыз һәм бер ул тәрбияләп үстереп, аларга үзләренең хезмәт сөючәнлеген, сабырлык һәм тормышка булган мәхәббәтләрен сеңдерә алганнар.
Бөек Ватан сугышы башланганда Фатыйма апага нибары 13 яшь була. Әмма яшь кенә булуына карамастан, өлкәннәр белән беррәттән басып эшләгән. Урак та урган, урман да кискән, хәтта 30 чакрым ераклыктан җәяүләп орлык та ташырга туры килә аңа. Ә лаеклы ялга чыгар алдыннан колхозда бозаулар караган.
Ул чор кешеләре кебек, туган көн иясенә дә тормышның ачысын да, төчесен дә күреп яшәргә туры килә. Әмма нинди генә сынаулар узса да, сабырлыгын һәм күңел җылысын югалтмый ул. Бүген дә Фатыйма апа көр күңелле, зиһенле һәм якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, оныгы гаиләсендә тыныч һәм матур гомер кичерә.
98 яшь — зур һәм олы юл. Фатыйма Галимулла кызына нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарының җылысын тоеп, бәрәкәтле гомер кичерүен телибез!
Фото: Гөлия Нигъмәтуллина/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев