Татарстанда урып-җыю кампаниясен уздыру өчен 3,1 мең ашлык җыю комбайны җәлеп ителгән.
Татарстан аграрийлары 3 млн тонна ашлык җыйганнар, уртача уңдырышлылык — 35,3 ц/га. Республикада урып-җыю кампаниясе 78 процентка төгәлләнгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
«861 мең гектар суктырылган, урып-җыю кампаниясен уздыру өчен 3,1 мең ашлык җыю комбайны җәлеп ителгән», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Бөртекле культуралар уңышы буенча Кукмара, Аксубай, Әтнә, Балтач, Мамадыш, Минзәлә һәм Тәтеш районнары алда бара.
Фото: Миләүшә Сабирова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев