Изге ният белән башланган эш: Кукмарада «Нәсыйхәт» мәчете төзелә
Без төрле, әмма бердәм

Изге ният белән башланган эш: Кукмарада «Нәсыйхәт» мәчете төзелә

«Нәсыйхәт» мәчетенә имам итеп Рамил хәзрәт Закиров билгеләнгән.

Иман йорты

Шәһәрнең Ворошилов урамында «Нәсыйхәт» мәчете төзелеше алып барыла. Яңа гыйбадәтханә мөһим рухи һәм мәдәни үзәкләрнең берсе булыр дип көтелә. 

Район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев сүзләренә караганда, бүгенге көндә үзәк дәваханә янында төзелүче мәчетнең нигез өлешенә тулысынча бетон җәелгән, шулай ук бинаның цоколь каты да әзер. 

— Хәзерге вакытта кирпеч кайтуын көтәбез, инде заказ бирелде. Аллаһы Тәгаләнең һәм игелекле кешеләрнең ярдәме белән быел мәчетнең стеналарын күтәреп, түбәсен каплау нияте бар, — ди ул. — Әлеге дин йорты мөселманнарга намаз уку, дини белем алу һәм бергәләп аралашу өчен уңайлы урын булдыруны максат итеп төзелә. Киләчәктә биредә төрле дини чаралар үткәрү дә планлаштырыла. 

Яңа мәчетнең төзелүе шәһәрнең рухи тормышын баетуга, яшь буынны әхлакый кыйммәтләр нигезендә тәрбияләүгә һәм җәмгыятьтә үзара хөрмәтне ныгытуга зур өлеш кертәчәк. Аның исеме дә юкка гына «Нәсыйхәт» дип аталмый. 

бүгенге көндә үзәк дәваханә янында төзелүче мәчетнең нигез өлешенә тулысынча бетон җәелгән, шулай ук бинаның цоколь каты да әзер. 
Бүгенге көндә үзәк дәваханә янында төзелүче мәчетнең нигез өлешенә тулысынча бетон җәелгән, шулай ук бинаның цоколь каты да әзер. 

— Нәсыйхәт ул — кемгәдер яхшы сүз әйтү, киңәш бирү, изге фикер җиткерү дигән сүз. Яңа төзелә торган гыйбадәтханә дә һәркемгә нәсыйхәт булып, кешеләрне игелеккә, иманга һәм яхшылыкка өндәп торсын иде, — дип, сүзен дәвам итә Рәдиф хәзрәт. — Кайсы гына җирлеккә барсак та, дин кардәшләрдән мәчет төзелешенә бәйле сораулар ала идек. Үзәк дәваханәдә сәламәтлеген ныгытучылар, дәвалану курслары узучылар да дин йортының кайчан сафка басуы белән кызыксындылар. Барысы да — Аллаһы Тәгалә кулында.

Киләчәктә Зур Кукмара ягыннан шәһәргә килеп кергәндә район халкын һәм кунакларны мәһабәт мәчет каршы алачак. Бертуган Комаровлар тукталышы да янәшәдә генә. Димәк, сәфәрдәгеләргә дә дин йортына кереп, намаз укып, дога кылып китү мөмкинлеге булачак. 

Изге эш

Имам-мөхтәсиб билгеләп узганча, шәһәрнең Ворошилов урамы, элеккеге кирпеч заводы ягындагы йортларда яшәүчеләр аеруча актив, һәрдаим сәдака җыеп китерәләр икән. 

— Шөкер, бу изге эшкә ярдәм итәргә теләүчеләрнең саны арта бара. Бетон, тимер, кирпечләр халыктан тупланган акчаларга алынды, — ди Рәдиф хәзрәт. — Шулай ук кемдер төзелеш материаллары белән булыша, матди ярдәм күрсәтә, ә кемдер кулыннан килгәнчә хезмәте белән өлеш кертә. Һәр ярдәмнең кадере зур. Бердәмлек һәм хәерле ният белән бу эшне ахырына җиткерербез дип ышанам.

«Нәсыйхәт» мәчетенең эскиз-проекты.
«Нәсыйхәт» мәчетенең эскиз-проекты.

«Нәсыйхәт» мәчетенә имам итеп Рамил хәзрәт Закиров билгеләнгән. Бинаның гомуми мәйданы 243,9 квадрат метр мәйданны тәшкил итә. Ул ике катлы, 100 кеше сыйдырышлы булачак.

— Ир-атлар, хатын-кызлар өчен аерым керү-чыгу юлы ясалачак. Беренче катта тәһарәтханә, котельная, хуҗалык блогы эшләү каралган. Шулай ук проектта транспорт өчен тукталыш урыны булдыру да бар, — дип сөйләде Рамил хәзрәт. — Биредә эшләр 2021 елда башланды. Ә менә төгәлләү вакытына килгәндә, аерып кына әйтеп тә булмый. Әмма ул озакка сузылмасын, бу изге йортның ишекләре тиз арада ачылып, анда азан тавышлары яңгырасын иде. Мәчет кешеләрне берләштерә, күңелләргә тынычлык һәм рухи көч бирә торган урынга әверелсен, аның төзелеп бетүен генә түгел, киләчәктә дә гөрләп эшләвен, яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә бирегә теләп килүен күрергә насыйп булсын.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев