Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны Республика көне белән котлый
Соңгы яңалыклар

Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны Республика көне белән котлый

30 август — Республика көне.

Район башлыгы Сергей Димитриев 30 август — Республика көне уңаеннан кукмаралыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады:

— Ил, республикабыз ирешкән казанышларда районыбыз хезмәтчәннәренең дә саллы өлеше бар, — диелә котлауда. — Сәнәгать, мәгариф, авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә уңышларыбыз аз түгел. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең какшамас дуслыгы иҗади хезмәткә тулы мөмкинлекләр ача. Барыбызның да тырышлыгы үз төбәгебезне, республикабызны үстерүгә, ныгытуга юнәлдерелгән. Киләчәктә дә Татарстаныбыз чәчәк атсын, башкарган хезмәтебезнең уңай нәтиҗәләрен күрергә язсын.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев