Районыбызда яңа белем йорты ишекләрен ачты
Соңгы яңалыклар

Районыбызда яңа белем йорты ишекләрен ачты

Яңа белем йорты 600 урынга исәпләнгән

Яңа уку елы алдыннан Татарстанда алты белем бирү объекты ачылды. Тантана видеоконференция режимында "Казан Экспо" мәйданчыгында үтте.

ЧарадаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Россиянең Фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Айрат Гатиятов катнашты. 

​  Тантана видеоконференция режимында
Тантана видеоконференция режимында "Казан Экспо" мәйданчыгында үтте.

Яңа белем бирү учреждениеләре арасында районыбызның Манзарас авылы Ч.Айтматов исемендәге беренче гимназия дә бар. 

Видеоконференция барышында гимназия директоры Рәмис Нуриев чыгыш ясады, үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерде. 

Яңа белем йорты 500 урынга исәпләнгән. Анда тиешле белем-тәрбия алу өчен барлык заманча шартлар тудырылган.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев