Ел башыннан республика урманнарында 2395,2 км яңа янгынга каршы минераләштерелгән полоса булдырылган.
Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгында 2026 елда урманнарны янгынга каршы җиһазландыру буенча башкарылган эшләргә йомгак ясадылар. Чаралар «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Ел башыннан республика урманнарында 2395,2 км яңа янгынга каршы минераләштерелгән полоса булдырылган, ә 4806,9 км озынлыктагы гамәлдәге полосалар яңартылган. Моннан тыш, янгынга каршы 111,3 км юл төзелгән һәм 426,5 км юл реконструкцияләнгән.
- Урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында халыкка мәгълүмат җиткерүгә дә аерым игътибар бирелә. Бу максатта 794 мәгълүмати стенд, билге һәм күрсәткеч урнаштырылган. Шулай ук урманнарда ял итүчеләр өчен 225 урын төзекләндерелгән.
Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, әлеге чаралар урманнарны саклауга, янгыннар килеп чыгуны кисәтүгә һәм янгын чыккан очракта аны оператив рәвештә сүндерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Инфраструктураны даими яңарту һәм халык белән мәгълүмати эш алып бару урманнарда гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметергә мөмкинлек бирә.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев