Умартачылык — Раакеевлар гаи ләсе өчен күңелгә яткан шөгыль.
Татлы хезмәт
Куркино авылында яшәүче Ракеевлар гаиләсе күпләп мал-туар һәм кош-корт асрап, тырыш хезмәт белән гомер итә. Шулай ук алар сабырлык һәм зур хезмәт сорый торган шөгыль — умартачылыкка да өстенлек бирә. Хуҗабикә Римма Ислановна белән очрашып, аларның гаилә хуҗалыгы, бал кортларына булган мәхәббәтләре һәм көндәлек хезмәтләре турында сөйләштек.
— Мин үзем тумышым белән Важашур авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, Кукмарадагы мех фабрикасына эшкә кердем. Булачак тормыш иптәшем Игорь белән уртак дусларның туган көнендә таныштык. Беренче күрешүдә үк аның акыллы, тәртипле булуына игътибар иттем. Озак та очрашып йөрмәдек, берничә айдан өйләнештек, бер-бер артлы биш балага гомер бирдек. Шөкер, 28 ел инде тулы, матур гаилә булып яшибез. Иремнең начар гадәтләре бөтенләй юк. Кулы — «алтын», нинди эшкә алынса да, менә дигән итеп башкарып чыга. 30 елдан артык инде тормыш иптәшем газ оешмасында хезмәт куя. Мин язмышыма бик рәхмәтле, — ди Римма ханым.
Римма Ракеева Куркино авылына килен булып төшкәч, фермада эшли. Дүртенче баласы белән декрет ялыннан соң, киез итек-киез комбинатына эшкә керә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Соңгы биш елда исә Казан дәваханәләренең берсенә йөреп, санитарка вазыйфасын башкара. Биш бала әнисе ул-кызларына игътибар бирергә дә, йорт-кураны тәртиптә тотарга да өлгерә. Умартачылык эшен аеруча да яратып башкара икән.
— Иремнең төп йортында электән умарталар күп иде. Аларның барысын да кайнатам карады, һәр бал корты оясын яшь бала сыман тәрбияләде. Кайнанам исә һәрчак аның тирәсендә кайнашып, булышып йөрде. Әтинең вафатыннан соң, әлеге шөгыльне без дәвам иттек, — ди язмам герое. — Кемдер умарталарын урманнарга, болыннарга алып чыга. Без исә беркайчан әллә кайларга йөртмәдек. Моның өчен техника кирәк, мәшәкате дә зур. Умарталарыбызны гомер буе үзебезнең бакчада гына тоттык.
Уртак шөгыль
Әңгәмәдәшемнең сүзләре буенча, бал кортлары элегрәк нектарны хуҗалык басуларында үскән рапс, көнбагыштан җыйган булсалар, хәзер башлыча чәчәкләрдән ала икән.
— Умарталарны Игорь белән икебез карыйбыз. Безгә олы улыбыз Олег белән кызыбыз Олеся да булыша. Кортларыбыз токымлы булмасалар да, «усал»лар, бал аерткан вакытта бик зәһәрләнәләр. Алар хушбуй, тәмәке, терлек исләрен яратмый. Шулай ук чәчләреңне таратып бакча ягына чыксаң да, хәзер килеп җитәселәрен көт тә тор, — ди ул. — Беренче вакытларда корт чаккан урын шешеп чыга, бик нык авырта иде. Инде хәзер 30 елга якын алар тирәсендә йөргәч, организм ияләнде, берни сизмим. Иремнең дә шулай.
Ракеевлар кышка умарталарын махсус омшанникка кертә. Ә инде көннәр җылытып, яз сулышы сизелә башлагач, кабат бакчага, үз урыннарына чыгаралар.
— Һәр корт гаиләсенә үзенчәлекле караш кирәк. Игорь умартачылык эшен энәсеннән җебенә кадәр белә. Ул аларны кыш айларында да даими карап тора, температура режимын көйли, кимерүчеләрдән саклау өчен махсус чаралар күрә. Чөнки тычкан бер умартага зыян салса, ул башкаларына да куркыныч тудыра, — ди Римма Ракеева. — Кышлыкка керткәндә ачыкмасыннар өчен, бал куябыз. Ә инде язын артыгын җыеп алабыз. Шулай ук яз көне умарта ояларын, рамнарны да яхшылап чистартырга, юарга, дезинфекция ясарга кирәк.
Бу кортларны төрле авырулардан сакларга ярдәм итә. Ояларыннан аерылып чыккан очракта мәшәкатьләр тагын да арта.
— Быел аеруча тилмердек. Агач башына сарган булсалар, аларны ирем җыеп ала, ә инде чәчәк-куакларга кунганнарын мин туплыйм һәм кире ояларына җибәрәбез, — ди Римма Ракеева.
Ракеевлар балны сезон дәвамында ике тапкыр аерталар икән. «Балның тиешенчә өлгерүен белү өчен рамны карарга кирәк. Ул балавыз белән капланган булырга тиеш, — ди хуҗабикә. — Умартачылык — безнең өчен күңелгә яткан шөгыль. Гаилә белән бергәләп эшләү аеруча күңелле. Һәркем үзенә тиешле хезмәтне башкарганда, мәшәкатьләр дә җиңелрәк уза. Ә аның нәтиҗәсе булган хуш исле бал табынга куелгач, тырышлыкның файдасы тагын да ныграк сизелә».
- Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев